Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе итеп Рүзилә Фәттахова билгеләнде.
Бу турыда бүген Республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе утырышында билгеле булды.
Яңа берләшмә 7 августта Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлгән.
Рүзилә Фәттахова – Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты.
Чыганак: tatar-inform.tatar