tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман балалары бәйрәм иттеләр
Мөселман балалары бәйрәм иттеләр

Мөселман балалары бәйрәм иттеләр

23 июль көнне Ямбай авылының Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчет территориясендә балалар көнозын карусельдә әйләнеп, батутларда сикереп, атка атланып, шулай ук велосипедларда йөреп, күңел ачтылар.

Әлеге бәйрәм өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчелегендә, Ямбай авыл мөселманнар советы һәм «Хоум строй. Дома со вкусом» оешмасы белән берлектә, быел беренче мәртәбә оештырылды. Ул балаларны, яшьләрне дини яктан тәрбияләү, дингә ышанычларын, әхлагын арттыру, Коръәнне яттан белүләрен тикшерү, үзара аралашу һәм ял итү максаты белән уздырылды. Бәйрәмдә төрле милләт халкы катнашты. Ислам кануннары буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым мәйданчыклар булдырылган иде. Хатын-кызлар ягында оештыру эшләрен Резидә Әбдерәшитова алып барды. Биредә балалар өчен спорт ярышлары һәм күңелле уеннар үткәрелде. Шулай ук балалар викториналарда һәм мастер-классларда бик теләп катнаштылар. Ушу буенча Урал федераль округы чемпионы, Россия чемпионатының бронза призеры Ләйсән Асхарованың ​ күргәзмә чыгышын яратып карадылар. Аннары ушу буенча дөнья һәм Россия чемпионы, тренер Олеся Мөликаева балалар белән мастер-класс үткәрде. Иң актив балалар бүләкләр оттылар. Бәйрәмнең төп өлеше – Коръәнне яттан сөйләү бәйгесе иде. Үзләренең белемнәрен сынап караучылар саны күп булды.

Остабикәләр чыгышларны 3 төркемгә бүлеп бәяләделәр. 7 яшьлеккә хәтле сабыйлар арасында 1 урынны Мәрьям Насибова алды. 7-11 яшьлек кызлар арасында Зәйнәб Джироевага тиңнәр табылмады. Ир-егетләр арасында Коръәнне яттан белүчеләрне өлкә ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов үзе бүләкләде. 1 урынга Салмон Ибраһимов (14 яшь), Мөслим Точиев (10 яшь), Али Айнулин (15 яшь) чыктылар. Җиңүчеләргә диплом һәм бик зур бүләк – Коръән китабы тапшырылды. Шул арада без чараның башыннан ахырынача оныклары белән төрле ярышларда катнашучы Нурзия Асадуллинаның фикерен белештек Ул: «Үзем мин Төмән шәһәрендә яшим. Бәйрәмгә кызым һәм киявем 4 балалары белән Муллаш авылыннан килделәр. Алар мөселман гаилә. Индрәй авылыннан килүчеләр дә бар. Ислам динен кабул иткән рус гаилә белән танышып, озак кына сөйләшеп тордым. Чынлап та, бик күңелле бәйрәм. Әмма милләттәшләребез саны аз булуы гына күңелсез. Киләсе елларда да мондый чараларны үткәреп торсыннар иде. Балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә мөһим. Бала-оныклар белән ял итү, аларның шатлыклы йөзләрен күрү – үзе бер бәхет», – диде.

Бәйрәм барышында кунакларны туңдырма һәм тәмле пылау белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*