tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске мода кире кайта: 455 кешенең 300е шәл бәйли
Иске мода кире кайта: 455 кешенең 300е шәл бәйли

Иске мода кире кайта: 455 кешенең 300е шәл бәйли

19 август көнне Балык Бистәсенең Сабантуй уза торган мәйданында “Бистә шәле” хатын-кызлар кәсебенең I республика фестивале узачак. Чарада 2000-2500 кунак көтәләр, алар өчен бик тә кызыклы программа әзерләгәннәр.

Балык Бистәсе районы авылларында бүген дә шәл бәйләү кәсебе саклана. Гүзәл затлар капка төпләрендә җыелып, кич утырып мамык шәл бәйли. Хәзер бу шөгыль шәлчеләр үзәге булып саналган Күгәрчен авылында гына түгел, башка салаларда да популяр, дип сөйләде Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина.

– Бүген Күгәрчен авылында 955 кеше яши, шуның 455е хатын-кыз. Иманым камил, шушы 455 кешенең 300е шәл бәйләү кәсебе белән шөгыльләнә. Күгәрчен авылыннан кызлар башка авылларга килен булып чыгып китә. Шул рәвешле бу шөгыль таралганнан-тарала. Шулай да кәсепнең нигезе Күгәрчен авылы дип саныйбыз, – ди Айгөл Вафина.

Аның сүзләренчә, бүген шәл бәйләү модасы яңадан кайта. 10 еллар элек продукцияне сату белән берникадәр проблемалар булып алса, бүген шәл яңадан затлы бүләккә әверелгән. Аны хәзер маркетплейслар аша да сатып алырга була икән.

Шәл фестивале уздыру идеясе исә, бик күптән булган. Быел бу башлангычның тормышка ашуына сөенеп туя алмый оештыручылар. Киләсе елда аны халыкара дәрәҗәдә уздыру турында хыялланалар.

Быелгы чара кунакларын исә, әйткәнебезчә, кызыклы программа көтә. Фестивальнең тантаналы ачылышы 11.00гә билгеләнгән. Килгән кунакларны театральләштерелгән тамаша белән каршы алачаклар. Аның үзәгендә шәлләр барлыкка килү тарихы ята. Төп сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары чыгышларын карарга мөмкин булачак. Ә фестивальнең “хедлайнеры” итеп Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова һәм Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы кызы җырчы Зәринә Хәсәншина чакырылган.

Шулай ук кунаклар өчен “Шәл бәйлисем килә”, “Рәсемнәрдә шәл бизәге”, “Бистә кабартмасы”, “Мамыктан бизәкләр” мастер-класслары да оештырылачак. Балык Бистәсе районы шәлчеләре сандыкларында сакланган шәлләрне алып, “Мамык киемнән дефиле” да уздырачак. Шулай ук шәл бәйләү осталары өчен “Иң креатив шәл” һәм “Иң тиз бәйләүче” конкурслары узачак.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*