tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан халкын татар егетләре бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр
Казан халкын татар егетләре бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр

Казан халкын татар егетләре бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар егетләренең биюен өйрәнүгә багышланган остаханә булды.

Программа «Хай, егетләр» дигән перформанстан башланды. Перформансның идеясе – бию аша егетләрнең көчен, батырлыгын, чаялыгын, куәтен, ут чәчеп торган дәртен һәм ярсу җитезлеген күрсәтү. Перформансның музыкаль өлеше татар халкының җырлары һәм бию көйләреннән торган импровизация белән үрелеп барды. Шулай ук татар халкында киң таралган музыка уен кораллары: думбыра, тальян, курай, кубыз, дәф кебек уен коралларының яңгырашын ишетү мөмкин булды.

«Башка халык биюләреннән аермалы буларак, татар ир-атлары биегәндә кызларны биюгә чакырырга ояла. Үзләренең дә кеше алдында чыгып биергә кыюлыклары юк, биесәләр дә, ул култыклашып әйләнүгә, элементар хәрәкәтләргә генә кайтып кала. Кавказ халыкларындагы кебек бию вакытында кызларны үзләре артыннан алып бармый», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның кураторы Лилия Гәрәева.

Аның әйтүенчә, ансамбль егетләре кызлар янында гына бөтерелеп йөри, дигән стереотип бар. «Кавказ, башкорт биюләрендә егетләрнең горурлыгын күрә алабыз. Миңа калса, татар егетләренә дә горурлык җитми. Һәр ир-ат үзенең ирлеген бию хәрәкәте аша күрсәтә алачак. Стереотипларны юкка чыгарасыбыз килә. Татар егетләренә хас традицион татар бию үрнәкләрен, кызлар белән хәрәкәтләнү буенча дәрес күрсәтәбез», – диде ул.

Иң оста биюче ир-атларга түштамга бүләк иттеләр.

«Үзең теләгәнчә генә түгел, профессиональ биючеләргә кушылып, биергә өйрәнәбез. Мин үзем дә бик актив биергә яратам. Әмма биегәндә төгәлсезлекләр китә. Шуңа күрә, үзем дә тамашачы белән бергә биючеләргә кушылып, шәрехләп, дөрес биергә өйрәндем», – диде алып баручы Ильмир Ямалов.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков катнашты. Остаханәдә татар егетләре биюенең төп хәрәкәтләреннән тыш, егетләрнең кызларны биюгә чакыру һәм парлап хәрәкәт итү үрнәкләрен өйрәтү дә булды.

Тальян, гармун, курайда педагог Ильяс Фәрхуллин, бәрмә уен кораллары – дәф, думбырада Айдар Абдрахимов, тальян, думбырада вокалист Айдар Ниязов уйнады. Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Ильмир Ямалов. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан Мэриясе һәм Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*