tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде
Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде

Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде

Яңа Мичән авылы Мәдәният йорты «Шифа-аяк астында» себеркеләр әзерләү буенча йола бәйрәме үткәрде.

Кышка каен себеркесе әзерләүне һәм себеркеләр өчен дару үләннәре җыюны күрсәттеләр. Шулай ук каен себеркеләренең сәламәтлек өчен файдасы һәм аларны мунчада ничек дөрес куллану турында сөйләделәр.

Гармунга җырлар җырладылар, татар халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кунаклары җырладылар, уйнадылар, үзләренең яшьлекләрен искә алдылар. Шулай ук кунакларны татар милли ризыгы – бәлеш белән сыйладылар.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*