«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2019 еллар)» Татарстан
Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатында 2018 елның 8-10
июлендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы
мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды (алга таба – Съезд)
үткәреләчәк.
Әлеге Съезд кысаларында милли мәгарифнең бүгенге көндәге торышы, белем
бирү оешмаларында туган телдә белем һәм тәрбия бирү, туган телләрне укыту,
мәгариф өлкәсендә милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек һәм башка
мәсьәләләр каралачак.