Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәк авылында «Җырлыйк әле» конкурсы җиңүчеләре җыела
Төмәнәк авылында «Җырлыйк әле» конкурсы җиңүчеләре җыела

Төмәнәк авылында «Җырлыйк әле» конкурсы җиңүчеләре җыела

2018 елның 28 июнендә Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле” төбәк үзешчән фольклор ансамбльләренең музыкаль фестиваль-конкурсы  узачак. Әлеге чараның төп оештыручысы “Ак калфак” татар хатын-кызлар ассоциациясенең Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы.

Төмәнәк авылында Башкортстанның 39 районыннан җиңеп чыккан, иң яхшы дип табылган 12 ансамбль Гран-при исеменә ярышачаклар. Катнашучылар арасында балалар, яшүсмерләр һәм олылар ансамбльләре бар.

Бөтендөнья татар конгрессыннан әлеге гүзәл чарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*