tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле: илдән ерагайган саен — кадерлерәк
Татар теле: илдән ерагайган саен — кадерлерәк

Татар теле: илдән ерагайган саен — кадерлерәк

Үзебезнең татар авылында туып-үскән, татар мәктәбендә укыган яшьләребез арасында, туган телен кирәксенмичә, үзара рус телендә аралашучылар бар. Ә Татарстаннан читтә – Россия төбәкләрендә, башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез татар телендә сөйләшергә омтыла.

«Чит җирләрдә гомер итүче татарлар өчен ана теле аеруча кадерле. Алар башка милләт вәкилләре арасында югалмыйча, үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, ассимиляциягә бирешмичә яшәргә тырышалар», – ди «Alima Academy» онлайн мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлчәчәк Вәлиева.

Гөлчәчәк Факил кызы Вәлиева 2007 елны Татар дәүләт гуманитар-педагогик институтының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Ун елга якын журналистика өлкәсендә эшли. Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләрендә яши. 2018 елны Мәскәү өлкәсенә күчә, татар телен укыта башлый. Хәзерге вакытта ул балалар үзәгендә эшли һәм чит илләрдә яшәүче татарлар өчен онлайн дәресләр алып бара.

Ана теле – милли үзаңны саклау чарасы

– Урамда йөргәндә, кибетләргә кергәндә кызым белән гел рус телендә сөйләшә идем. Югыйсә, үзем бит — татар гаиләсендә үсеп, татар телендә югары белем алган кеше, – дип сөйли Гөлчәчәк ханым.

– Ә Мәскәү өлкәсенә күчкәч, игътибар итә башладым: урамга чыксаң да, кибеткә керсәң дә, колакка башка телләр ишетелә. Һәрберсе үз туган телендә сөйләшә. Көн дәвамында, ким дигәндә, унлап төрле тел ишетәсең. Россиянең башка төбәкләреннән, Урта Азия, Кавказ, Европа, БДБ илләреннән килгән төрле милләт вәкилләре үз телләрендә аралашалар. Бу миңа шундый зур ачыш булды. Нигә соң мин, авыл кызы, профессиональ татар теле укытучысы, үз кызым белән русча сөйләшәм?! – дип уйладым. Сөйләшик рәхәтләнеп татарча! Ә Мәскәүдә, өлкәдә, үз гаиләңнән тыш та татар телендә аралашырдай кешеләр җитәрлек.

Минемчә, үз тамырларын, үз телен белмәгән кеше тулысынча бәхетле була алмый. Чит ил мәдәниятен үзеңә сеңдереп, син барыбер ул милләт булмыйсың, бары үз йөзеңне генә югалтасың, тамырларыңнан китәсең. Бу бигрәк тә Татарстаннан читкә киткәч сизелә.

Чит җирләрдә яшәүче татарлар өчен туган телдә сөйләшү – милли үзаңны саклау чарасы. Шуңа күрә алар үзләре дә татарча сөйләшергә тырыша, балаларын дә өйрәтә. Нәсел шәҗәрәсен төзеп, милли ризыклар әзерләп, ата-бабалардан калган йолаларны үтәп яши. Татар иленнән читтә, ят мохитта гомер кичерсә дә, башка культуралар йогынтысына бирешми, милли рухны саклап яши. Туган телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр эзли.

«Alima Academy» онлайн- мәктәбе җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова әйтүенчә, биредә төрле илләрдә яшәүче 80 милләттәшебез белем ала, дүрт-биш яшьлек балалар да, аларның әти-әниләре дә укый. Татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы, татар телендә математика, про-граммалау, мантыйк (логика) дәресләре үткәрелә. Моннан тыш, яшь әниләр өчен балаларны бишектән алып биш яшькә кадәр үстерү юнәлеше бар, өлкән буын өчен әдәбият клубы эшли.

Атнага бер дәрес үткәреп кенә татар телен өйрәтеп булмый

Гөлчәчәк Вәлиеваның укучылары арасында Алмания (Германия), Финляндия, Согуд Гарәбстаны,
Америка Кушма Штатлары, Казахстанда яшәүче балалар бар. Узган ел – өч, быел дүрт төркем укыта. Бер кыз бала белән индивидуаль рәвештә эш алып барыла.

– Татар телен өйрәнә башлаганда Соня исемле кызга нибары дүрт яшь иде. Ул Америкада яши, әнисе рус, әтисе татар, өйдә русча сөйләшәләр, – ди Гөлчәчәк Факил кызы. – Беренче дәрестә татарча түгел, русча да бер сүз әйтмәде. Бары тик «әйе», «юк» дигәнне аңлатып, башын гына селкеде. Икенче дәрестә инде, шөкер, бер-ике сүз әйтте. Иң мөһиме – беренче дәрестән үк бала белән контакт урнаштыру, үзеңне яраттыру, аның игътибарын җәлеп итү, кызыксындыру юлларын табу кирәк иде. Без шулай кояш рәсеме ясап утырдык. Аннан соң әкрен-әкрен генә русча сөйләштерә, татар сүзләрен әйтә башладым. Ә хәзер инде ул үткән темалар буенча сорауларга матур итеп татарча җавап бирә. Әлбәттә, атнасына бер тапкыр утыз минут (ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда дәресләр 30ар минут кына) дәрес үткәреп кенә татар телен өйрәтеп булмый. Гаиләдә телне кулланырга кирәк. Бу очракта кызның әтисе ярдәмгә килде. Ул татарча белә, дәресләрне бергә карыйлар. Соня туган телен өйрәнсен өчен әтисе бик тырыша, мәсәлән, иртәнге аш вакытында алар татарча гына сөйләшәләр. Кызның уңышларына мин сөенәм.

Рус сүзләре кулланмаска

Гөлчәчәк ханым укыткан төркемнәрдә Казанда яшәүче балалар да белем ала. Алар күрәләр: чит илдәге яшьтәшләре татарча сөйләшергә тырыша. Сабакташлар үзара татарча аралаша, фикер уртаклаша. Бу да туган телне өйрәнүгә бер этәргеч булып тора.

– Мәсәлән, АКШтагы укучылар инглиз һәм татар телен генә белә, Алманиядәгеләр – немец һәм татар телен. Иң кызыгы менә шушында – Россиядә яшәүче татарлар туган телләрендә аралашканда кайбер сүзне онытып җибәрсә, тиз генә русча әйтеп куя, барысы да барысын да аңлый. Ә чит илдәгеләргә русча әйтеп булмый бит, алар русча белми. Менә шунда инде бала башында булган бөтен сүзләрен «актара» башлый, кирәкле сүзне ничек тә әйтә, – дип аңлата мөгаллимә.

– Россиядән күчеп киткән ата-аналар рус телен үзләре яхшы белсә дә, дәрестә рус сүзләрен куллануны хупламый. Шүңа күрә аңлашылмаган сүзләрне инглиз теленә тәрҗемә итәм, гәрчә кайбер укучылар русча да белсә дә. Дәресләргә әзерләнгәндә алдан ук кайбер төшенчәләрнең инглиз телендә әйтелешен кабатлыйм, транскрипциясен язам. Хәзерге заман балаларына таныш булмаган сүзләргә игътибарны юнәлтәм. Әйтик, «Татар йорты» темасын өйрәнгәндә «мич» сүзен инглиз теленә тәрҗемә итәм, рәсем әзерлим. Шулай ук төс, сан, атна көннәрен өйрәнгәндә инглиз телен белү ярдәм итә. Аллаһыга шөкер, инглиз телендә аңлату өчен институтта өйрәнгән белемем җитә.

Теләгән кеше әмәлен табар

Татар телен онлайн укыту өчен дә, үзлегеңнән өйрәнү өчен дә барлык мөмкинлекләр бар хәзер, дип саный мөгаллимә.

– Бу өлкәдә Рашат Якупов җитәкчелегендәге проектны аерым билгеләп үтәсем килә, – ди ул.

– Аның «Сәлам!» (http://selam. tatar) дәреслекләрен кулланам. Өч ел элек, мин эшли башлаганда, дәреслекләр башлангыч мәктәптә укучылар өчен генә бар иде, ә хәзер 9нчы сыйныфка кадәр бар, 10-11нче сыйныфлар да әзерләнү этабында. Дәреслекләр, эш дәфтәрләре, интерактив уеннар, видео-аудио язмалар биккызыклы, балалар игътибарын җәлеп итә торган. Укытучылар өчен методик кулланма, реаль укучылар катнашында төшерелгән видеоматериаллар, сюжетлар бар. Һәр темага туры китереп җырлар да тупланган, аларны караоке форматында башкарып була.

«СалаваTIK», «Әйдә! Onlain» проектлары бар, аларны да дәресләргә әзерләнгәндә кулланып була, – дип уртаклаша Гөлчәчәк ханым. – Татар телендәге логоритмик җырлар, шигырьләр дәресне төрлеләндерергә ярдәм итә, балалар бик кызыксынып шөгыльләнә. Диафильм форматында эшләнгән әкиятләрне balarf. ru сайтында карап була. Диктор тавышын туктатсаң, экранда текст һәм рәсем генә калачак. Эчтәлеге буенча онлайн тест үтәргә мөмкинлек бар. Әти-әниләр үзләре дә балалары белән бергәләп әлеге сайтлардан файдалана алалар.

Оясында ни күрсә…

Туган телнең кирәклеген балага ата-ана аңлата, дигән фикердә Гөлчәчәк Вәлиева. Алар балаларын акча түләп укыта, шул ук вакытта: «Без бирдек – сез өйрәтегез» – дип карамый. Татар телен белү кирәклеген аңлый, балаларына да шуны төшендерә. Әти-әниләр укыту ысуллары белән кызыксына, дәресләрне карый, еш кына: «Үзебез дә бүген яңа сүзләр өйрәндек», – дип әйтәләр. Әкренләп өйдә дә балалары белән татар телендә сөйләшә башлыйлар.

Гаиләдә тел кулланылмаса, укучының да өйрәнү теләге кими. Әйе, ул дәрестә утыра, укытучы әйткән сүзләрне кабатлый, күзләрендә кызыксыну очкыны да булырга мөмкин. Ләкин нинди генә тырыш, гыйлемле укытучы булса да, нинди генә шәп сайтлар эшләсә дә, гаиләдән килмәсә, телне куллану ихтыяҗы булмаса, аны мәҗбүри өйрәтеп булмый.

Тәкъдим булгач – ихтыяҗ туа

Гөлчәчәк Факил кызы Мәскәү өлкәсендәге балалар үзәгендә офлайн форматта да дәресләр үткәрә.

– Балалар үзәгендә татар теле түгәрәге идеясы туды. Бу дәресләр ачылгач, ихтыяҗ да барлыкка килә, – ди ул. – Моңарчы татар теле турында уйламаган да мәскәүлеләр, якында гына шушындый мөмкинлек ачылганын белгәч, безгә килделәр. Төркемдә рус балалары да бар. Әйтик, бер гаиләдә әбиләре татар булган (әтисе ягыннан), шуңа гаилә башлыгы балаларына да татар телен өйрәтергә тели. Ул кызын да, улын да безгә укырга алып килде. Ана телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны артып тора.

Татар теле укытучысы буларак, мин үз хезмәтемнең кирәклеген тоям, – ди Гөлчәчәк Вәлиева. –
Белемем бар, эшләргә теләгем, дәртем бар. Татар телен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган, бу мине канатландыра.

Ерактагы кояш яктырак, диләр бит. Татарстаннан читтә торучы милләттәшләребез туган телне
саклап, ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны киләчәк буынга тапшырырга тырышып яши. Татар теле, Татарстаннан ерагайган саен, кадерлерәк була түгелме?

 

Гөлназ ТАИПОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 3 (36), 2022 ел.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*