tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туфан”-татар театр студиясен котлыйбыз
“Туфан”-татар театр студиясен котлыйбыз

“Туфан”-татар театр студиясен котлыйбыз

Узган 2022 нче ел себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре өчен уңышлы ел булды. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашучылар арасында XXII «Идел-йорт» төбәкара конкурсы җиңүчеләре рәтендә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең “Туфан” театры студиясе Фәнис Яруллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Бер күрешү-үзе бер гомер” спектакле өчен (режиссеры Мәдинә Уразметова) икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Спектакльдә Әхмәт ролен башкарган өчен Илнар Кульмаметов «Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулады. Алар 2022 нче елның декабрь ахырында Казан шәһәренең Г.Камал театрында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар.

“Туфан” татар театр студиясе режиссеры Мәдинә Уразметова:”Безнең өчен бу мөһим, онытылмаслык матур вакыйга булды. Бу конкурста йөзләгән коллектив, 2 меңнән артык кеше катнашкан. Дәрәҗәле жюри, режиссерлар халык театрларында катнашучыларның хезмәтенә бәя бирде. Сәхнә теле, актерларның хәрәкәтләре, спектакльнең эчтәлеген яктырта алу, декорация буенча осталыкны күрсәтүгә игътибар булды.

Без бәйгедә катнашкан халык театрларының иҗади хезмәтләрен күреп кайттык. Гран-прига ия булган Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасына куелган спектакльне карадык. Искиткеч уйнаулары сокландырды, геройлар белән сәхнәдә бергә булган сыман тойдык үзебезне. Татарлар яшәгән җирдә татар театрлары булсын иде. Театр татар телен, мәдәниятен саклауда зур роль уйный. “Туфан”ның да яңа уңышлары алда әле дип ышанам. Бәйгене оештыручы Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы”на, Бөтендөнья татар конгрессы”на, “Таткультресурсүзәге”нә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына, үзебезнең себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вильдан Якуповка, яңадан халык театрын эшләтеп җибәрүдә үзенең беренче ярдәмен күрсәткән Гөлсинә Ташкеевага, спектакльдә бер дәрәҗәдә сәләтле уйнаган актерларыбыз: Рузалия Курманалиевага, Илнар Кульмаметовка, Мәфрүзә Муртазинага(мәрхүм), Илдус Уразмаметовка рәхмәтлемен. Декорация, транспорт мәсъәләсе белән ярдәм иткән, өлкә күләмендә башка шәһәрләрдә, авылларда спектакльне күрсәтүдә мөмкинлекләр тудырган Вилдан Шәйхулла улы Якуповка уңышлар телим. Киләчәктә дә бердәмлектә эшләргә язсын,”-диде. Спектакльдә Әхмәт ролен башкарган яшь, чибәр сөйкемле, сәләтле егет Илнар Кульмаметов «Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Зур бүләккә лаек булган Илнарны чиксез котлыйбыз. Аның уйнавын якташлары да яратып карыйлар. Сәхнәдә балкып чыккан яшь йолдызыбыз үзенең образын төрле яктан ача ала, режиссерның әйткән һәр сүзен тыңлап, җанлы, тормышчан уйный. Аның һәр әйткән сүзенә тамашачылары да ышана. Татар мәдәниятен баеткан яңа спектакльләрдә тамашачылары Илнарны әле күрерләр дип ышанам..

Режиссер Мәдинә Уразметова үзенең эшен ихлас яраткан, тәжрибәле иҗат кешесе. Татар халык театрын Тубылда ул өченче мәртәбә ачып, спектакльләрне тамашачыларына күрсәтте. 1995нче елны Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” спектаклен сәхнәләштереп тубыллылар игътибарына премьерасын шәһәрнең иң зур сәхнәсе-“Синтез”да тәкъдим итте. Хупҗамал ролен Мәдинә апа үзе башкарды. Тубыл тамашачылары да аның хезмәтен җылы кабул итте. Ул елларны себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сәфиулла Ильясов(мәрхүм) җитәкчелегендә төрле мәдәни юнәлеш гөрләде. Бүгенге көндә себер татар мәдәният үзәгендә күп еллар моннан элек оештырылган юнәлешләрне саклап калырга тырышулары сөендерә.“Туфан” татар театры студиясенә яңадан-яңа уңышлар телибез, иҗади юлыгыз дәвамлы булсын!

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*