tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасы узды
Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасы узды

Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасы узды

Мөслимдәге универсаль спорт залында республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте. Анда 15 районнан килгән 200дән артык спортчы көч сынашты.

Спорт уеннарын Мөслим районы башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улы ачып җибәрде, шулай ук мөселман кардәшләрне Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама төбәге казые һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде.

Спортчылар кул көрәше, бадминтон, йөзү, мини футбол, аркан тарту, турникта тартылу, таяк тарту кебек ярышларда көч сынашты. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем канәгать калды.

Ярышларда катнашучылар бергәләшеп намаз укыдылар, Халәл Үзәк бинасында төшке аш ашадылар.

Ярышлар тамамлангач, Җәмигъ мәчеттә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлына багышланган викторина оештырылды.

Барлык командалар да яхшы әзерлекле матур уен күрсәтте. Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам иткән киеренке ярышлардан соң, командалар арасында урыннар билгеләнде. Мөслим мөселманнары командасы республика спартакиадасының җиңүчесе дип табылды. Икенче урында – Әлмәт районы, өченчедә – Тукай районы командалары. Җиңүчеләр аерым уен төрләре буенча да билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*