tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты
Данис Шакиров Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты

Данис Шакиров Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашты

Бүген Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегендә белем алучы шәкертләр белән очрашу узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Очрашу вакытында Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, 30 ел эчендә оешманың гамәлгә ашырган проектлары, татар дин әһелләре белән алып барылган эшчәнлек һәм бу юнәлештә уздырылган чаралар турында сөйләде. Шулай ук  шәкертләргә Идел Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан төбәкләрдә һәм Татарстанда үткән чаралар турында мәгълүмат бирде.

Казан Югары Мөселман мәдрәсәсендә узган очрашуда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*