tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел”

Данис Шакиров: “Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел”

Бүген Татар-информ агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Дастаннар елы” игълан ителүгә багышланган матбугат конференциясе узды.  Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров журналистлар белән очрашуда Россиядә халык санын алу нәтиҗәләренә карата да үз фикерен җиткерде.

Мәгълүм булганча, 2022 елның 31 декабрендә Росстат 2021 елда Россиядә узган Халык санын алу мәгълүматларын игълан итте. Россия халыклары арасында татар халкы үзенең икенче урынын саклап кала алды.

Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессының эксперт билгесенә караганда, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы үз составында бөтен дөнья күләмендә  сибелеп яшәүче татарларның биш йөзгә якын  оешмасын берләштерә. Аларга таянып үзенең устав эшчәнлеге кысаларында Конгресс халык санын алу кампаниясенә даими рәвештә әзерлек эшләрен алып барды. Шуңа да без, Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел дип инанып әйтә алабыз.

Шуны да әйтеп үтәсем килә, ике җанисәп арасында узган 10 ел эчендә Татарстан Республикасының дөньякүләм дәрәҗәсе шактый артты. 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы, 2015, 2018, 2019 еллардагы дөнья чемпионатлары, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүе, соңгы бер дистә ел эчендә республикабызның икътисад, сәнәгать, мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәләрдә ирешкән уңышлары Татарстанның һәм татар милләтенең халыкара абруен үстерүгә зур өлеш кертте, халкыбызда милли горурлык хисләре артуына этәргеч бирде. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар тарафыннан Татарстан Республикасын үзләренең тарихи ватаны буларак таныуы да 2022 елда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында расланды. Тагын бер мәгълүматка игътибар итәргә кирәк, Росстат нәтиҗәләре буенча, татарлар – иң укымышлы халык.

Татар халкының рәсми саннар буенча кимүен берничә сәбәп белән аңлатып була.

Татарларның бер өлеше төрле сәбәпләр аркасында үз милләтен  күрсәтмәүче 16,6 миллион кеше арасына кергән.

Шунысын да истә тотырга кирәк, Халык санын алу кампаниясе мәкерле дошман – Covid пандемиясе аркасында туган чикләүләр шартларында узды, җанисәпнең сроклары да ике тапкыр күчерелде.

Җанисәпкә бәйле мәсьәләләр агымдагы елның гыйнвар аенда узачак Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура бюросы һәм март аена билгеләнгән Милли Шура утырышларында каралачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*