tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 нче елда мөфтият яшьләр өчен 18 проект тормышка ашырды
2022 нче елда мөфтият яшьләр өчен 18 проект тормышка ашырды

2022 нче елда мөфтият яшьләр өчен 18 проект тормышка ашырды

2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 18 проект тормышка ашырды. Аларда 4220 егет һәм кыз катнашты.

Нәзарәтнең мөселман яшьләрен берләштерү максатыннан тормышка ашырылган иң мөһим башлангычлары арасында – кышкы һәм җәйге форумнар, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап Россиякүләм мөселман җыены, “MuslimQuiz” интеллектуаль уеннары, ир-атлар өчен “IMAN” проекты, хатын-кызлар өчен “Яшь килен” һәм “Затлы мәҗлес” проектлары, “Чиста мәчет” проекты һ.б. атарга мөмкин.

Нәзарәтнең яшьләр сәясәтенең тагын бер әһәмиятле юнәлеше – мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү. Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең волонтерлар базасында 1000нән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар зур проектларны – Республикакүләм ифтар, “Болгар җыены”н, “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафонын оештыру һәм үткәрүдә, мохтаҗлар өчен корбан итен һәм гошер сәдакасын җыю һәм бүлүдә катнаша.

Моннан тыш, волонтерлар “Ислам. Беренче адымнар”, “Лекторий” һәм “Чиста мәчет” кебек проектларны тормышка ашыруда үзләренең социаль активлыгын күрсәтте. Мәсәлән, 2022 елда “Чиста мәчет” акциясендә 200дән артык волонтер катнашып, 25 мәчеттә өмәләр үткәрде.

Мөселман яшьләре арасында аеруча зур популярлыкны “MuslimQuiz” интеллектуаль уены казанды. Акыл көрәшендә 150 кеше, 24 команда катнашты. Уенчылар 6 раунд дәвамында табышмакларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште, танылган рекламаларның эпизодларын искә төшерде һ.б. 2022нче елда әлеге “MuslimQuiz”ның 4 уены үтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*