tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле – мәктәпнең визит карточкасы
Татар теле – мәктәпнең визит карточкасы

Татар теле – мәктәпнең визит карточкасы

Мәрьям Арасланова белән без озак еллар таныш. Әлеге дә баягы һөнәрләребез сәбәпче булды. Беренче очрашудан алып арабызда дустанә, җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Башкача мөмкин дә түгел, Мәрьям – искиткеч якты, матур уйлы, җор телле кеше. Аның турында язарга уйлап, кулыма каләм алдым әле менә.

Һәрвакыт элемтәдә

«Сәламнәр, Фәнзилә апасы!» – телефоннан Юкамен татарларына хас сөйләм белән җылы итеп дәшүе була, Мәрьям, әйтерсең лә 130 чакрым ераклыкта түгел, ә янәшәдә генә. Башта йөзенә елмаю, аннары җитдилек кунуын күз алдына китерәм, сүзебез гадәттә эш турындагыдан башлана. Юкамен районының Тегермән авылында гомер кичерүче милләттәшләребез белән элемтә нәкъ Мәрьям аша безнең. Сәфәребез төшсә, ул каршы ала. Мәрьямне туган авылыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Тегермәнне аның кебек яратучы бармы икән ул?! Урамнары ак карга күмелгән вакытта, җәйге чәчәкләрдән балкып утырганда, көзге сары сарганда булганым бар. Удмуртиянең иң матур табигатьле районында урнашкан бай тарихлы авыл ул. Ә үткәне турында Мәрьямнән дә күп белүче юктыр – нәкъ ул авылдашлары истәлекләрен барлый, аклы-каралы фотосурәтләрне туп­лый. Шуңа да Мәрьямнең кендек каны тамган җир, аны тәрбияләгән мохит турында язу кирәктер.

Тегермән авылы
Хәер, бу урында аның 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Туган авылым» бәйгесенә җибәрелгән иншасыннан юллар китерү дөресрәк булыр. «Удмуртия картасында – Татарские Ключи, бабаларыбыз куйган атамасы – Тегермән. Удмуртча аны Вукогурт – «тегермәнле авыл» дип тә йөртәләр. Һәр ике атама мул сулы, районыбызның табигый һәйкәле саналучы чишмә белән бәйле. Ә алар бер генә дә түгел, әллә ничә урыннан тибеп чыгып, тәүлегенә 20 мең кешегә җитәрлек су бирү куәтенә ия… Авылыбызга нигез салынганга 370 елдан артык, халык санын алу мәгълүматларына караганда, кешеләре 400гә җиткән чорлар булган, хәзер без – гомер кичерүчеләр – 120 дән артык…»

Географ Мәрьям
Мәрьям – шул 120 дән ар­тыкның берсе, яшьтәшләре шәһәр тормышын сайлаганда, Пермь дәүләт педагогика университеты дипломы белән туган авылына кайтучы. Гомере буе балаларга белем биргән әнисе Рәшидә Арас­ланова юлыннан китеп, мөгаллим һөнәрен сайлый. Белгечлеге дә табигатькә бәйле – география укыта. Дәресләрне класс бүлмәсендә генә түгел, табигать кочагында уздыра. Компас, нивелир, рулетка кебек җайланмалар алалар да, укучылары белән сәяхәткә кузгалалар. Юкамен районында алар булмаган почмак калмагандыр, укучылары елга, тау, торак пунктларның исемнәрен ише­теп кенә түгел, күреп белә.
Күрше Сидорово авылы артындагы калкулыкның иң биек ноктасыннан туган авылы Тегермән уч төбендә кебек күренә! Узган ел март аенда шундый дәресләрнең берсендә булырга туры килде. Март булуга карамас­тан, урамда авылга хас ап-ак, саф калын кар ята. Ә класс бүлмәсендә яз хакимлек итә кебек, сулы савытка утыртылган агач ботаклары яфрак яра, кыяр чәчәк ата, яраннар да шау чәчәктә. Дәрес темасы – күчмә кошлар. Алар турында барысын да беләм кебек, әмма мин дә балалар кебек Мәрьям сөйләгәнне йотлыгып тыңлыйм. Ул үзләрендә кышлый, язын кайта торган кошлар турында мавыктыргыч итеп сөйли. Сүз йортныкыларга да күчә. Ул арада малайлар музейдан каз чуманы күтәреп керәләр! Бүгенге заман балалары өчен анысы да кызык, чөнки авылларда хәзер каз утыртып, бәбкә чыгарту юк. Кырык биш минут дәрес сизелми дә уза! Каз чуманын музейга инде Мәрьям белән икәү илтәбез. Гади класс бүлмәсенең бер өлешен били ул. Кечкенә булса да, ниләр генә юк! Мәрьям һәркайсының тарихын белә һәм әби-бабалары көнкүреше турында балаларга бүгенгегә бәйләп, кызык итеп сөйли. Укучылары белән туган як тарихын өйрәнеп, яңа факт­лар ачалар. Әйтик, элек кышын карда батмас өчен аякка киелгән җайланмаларны талдан үзләре ясаганнар. Борынгылары сакланмаган. Авылларга нигез салынганда бу якларда калын урманнар, сазлыклар булган. Тегермән авылына гына да быел – 374 ел. Борынгы бабалары ул җайланмаларны талдан ясаганнар. Әнә шулай итеп, белемнәре дә арта, музейлар да байый.

Татар теле – мәктәпнең визит карточкасы

Ә татар телен Мәрьям 24 ел укыта. Починки мәктәбе кайчандыр 400 дән артык укучыга хисаплап салынса, бүгенге көндә якын-тирә авыллардан утыздан артык бала белем ала. Һәм кайсы милләттән булуына карамас­тан, татар телен өйрәнә. Бу шарт мәктәп уставына кертелгән, атнасына өч сәгать, икесе татар теле булса, берсе – әдәбият. «Татар теле – мәктәбебезнең визит карточкасы ул», – ди Мәрьям. Хәтта географиядән дә кайбер дәресләрне татарча алып бара. Починки мәктәбе укучылары ел да татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашалар, төбәкара призлы урыннарны алганнары бар. Ә Мәрьямнең үзенең Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә «Милли гореф-гадәтләрне саклаучы» номинациясендә җиңү яулаганы да бар.

Туган ягы тарта кешене

Араслановларның мөгаллимлек династиясенә 300 елдан артык. Әйтүенчә, әби-бабалары белемле кешеләр булганнар, мәдрәсәдә белем алганнар. Әнисе Рәшидә апа мөгаллим булган, сеңелләре, ике туганнары шушы фидакарь һөнәрне сайлаганнар.
«Туган ягының матурлыгын күрә белмәгән кеше аның кадерен дә белми», – дип өйрәтә Мәрьям Яхъя кызы укучыларын. Сүз генә түгел, гамәл белән. Авыл яныннан Лекмә елгасы ага, аның ярында Тегермән татарларының биш су, бер җил тегермәне эшләп торган, бар тирә-як – татары, русы, удмурты он тарттырырга килә торган булганнар. Биш тегермән ташын әйләндергән Лекмәгә авыл чишмәсе дә җегәр өстәгән бит. Авыл яныннан узган мосафирлар аның суын эчеп, хәл алган. Менә шул чишмәне карап, тәрбияләп торуда Мәрьям Арасланова башлап йөри дә. Укучылары белән өмәләр уздырып, тирә-ягын чис­тарта. Юкамен районы Советы депутаты буларак та сүзе үтә – күмәк хуҗалык ярдәме белән чишмәнең бурасын яңартканнар, басмаларын алыштырганнар. Гаҗәеп чишмә ул, берничә урыннан тибеп чыгып, Лекмә елгасына кушыла. Иҗат төркемебез белән анда җәен дә, кышын да булган бар. Киленгә су күрсәтү йоласын, каз өмәсен төшереп, һәркайсыннан тулы бер тапшыру ясадык. Ә шушы гореф-гадәтләрне оештыруда Мәрьям башлап йөрде һәм алар Тегермән авылы өчен үзе бер бәйрәм булды! Аеруча өлкән буын куанды. Алар Мәрьямнең авыллары тарихын, йола-гадәтләрен саклавына бик рәхмәтле. Мәктәпләре ябылса да, мәдәният учагын сүндермиләр. Иске клубны үз көчләре белән төзекләндереп, карап торалар. Тегермән хәзер саф татар авылы түгел, өч йөз елдан артык дәвердә катнаш никахлар шактый була. «Әбиләр җәе» ансамбле дә катнаш: татар, удмурт, бисермән апаларын берләштерә. Татар, бисермән, удмурт телләрендә җырлыйлар. Татарга тылмач кирәкми, дигәндәй, Мәрьям удмуртча да бер дигән сөйләшә.
Мәрьям телгә дә бик җор. «Татарстан-Яңа Гасыр» телека­налының «Башваткыч» тапшыруында аның белән бергә катнашырга туры килде. Үзенә генә хас диалект белән сөйләшеп, тапкыр җаваплар белән, каен тузыннан ясалган баш киеме бүләк итеп, алып баручыларны шаккатырган иде ул. «Туган якның кадерен белү өчен, чит җирләргә китеп кара», – -диләр. Мәрьям сәяхәтләр дә ярата, чираттагы ялларында әле Байкалда, әле Себер якларында, әле диңгез буенда ул. Чит җирләр никадәр матур булмасын, туган ягы, туган авылы табигатенә тиңләшә алмый. Мәрьямне юллары кире Тегермәнгә алып кайта. Ул туган туфрагында бәхетле.
Бөтен шатлыгы, борчу-мәшә­катьләре өч гасырдан элек бабалары нигез салган урынга бәйле аның. Соңгы елларда Тегермән тирәсен балтырган (борщевик Сосновского) баса башлаган. Авылдашлары белән шушы әрсез үләнгә каршы көрәш ачканнар, тамыры белән казып юк итәләр. «Үзебез тырыш­масак, безгә беркем дә китереп бирмәс, кайгыртмас», – дигән фикердә Мәрьям Арасланова. Узган ел «Инициатив бюджетлаш­тыру» республика проектлар бәй­гесендә катнашканнар.Балалар өчен мәйданчык булдыру турында авыл җыенында уртага салып сөйләшкәннәр, актив төркем туплаганнар. Урын да сайлаганнар – элек башлангыч мәктәп торган җирдә.
Алда язып үткәнемчә, Юкамен татарлары сөйләме үзгә, аралашканда: «Без Казаннар кебек сөйләшә алмыйбыз», – дип кыенсынучылар бар. Әмма Мәрьям түгел! Үзләрендәге диалектны ул татар теленең төрлелеге, байлыгы дип кабул итә, балаларга да шуны аңлата. Мәрьям Арасланова 2017 елда Удмуртиядә уза торган «Иң яхшы ана теле укытучысы» республикакүләм бәйгесендә катнашып, «Югары педагогик осталык» номинацияcендә билгеләнде. Ә иң зур бәя – укучыларының мәк­тәп тәмамлаганнан соң да килеп йөрүләре, рәхмәтле булулары. Шуларның берсе – Айдар Абашев. Кечкенәдән ятим калып, әби-бабасы тәрбиясендә үсүче малай Мәрьям апасының күңел җылысын, ихлас­тан кайгыртуын тоеп, тугыз классны уңышлы тәмамлап, Ижау музыка көллиятенә укырга керә, соңрак Казанда укый, бүгенге көндә армия сафларына хезмәт итә.
Таныш булуың белән куандыручы кешеләр бар. Мәрьям минем өчен шундыйлардан. Аның белән йөзләрчә чакрымнарны узып, Казанга барып кайткан бар – сөйләшеп сүзебез бетмәде. Юкамен районына барсак та, үзләрендә каршылап, башка татар авылларына да озатып, кирәкле кешеләр белән очраш­тырып йөри ул без – журналистларны. Районны биш бармагыдай белә, вакытын кызганмас. Балаларның да Мәрьям апаларын яратуы, үз фәнен шулкадәр кызыклы итеп бирә алуы коеп куйган мөгаллим булуына дәлил.

Фәнзилә Салихова

Чыганак:yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*