tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камка үз батырларын онытмый
Камка үз батырларын онытмый

Камка үз батырларын онытмый

Пандемия сәбәпле ике ел уздырылмаганнан соң, 4 март көнне Түбән Новгород өлкәсендәге Сергач муниципаль округының рус Пожары мәктәбе филиалы булган Камка мәктәбе базасында Әфган җирендә батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә традицион кышкы спартакиада булып узды.

Әйтергә кирәк, якынча ике дистә еллар элек авыл командалары арасында волей­бол буенча истәлек турнирларыннан башланган бу уеннарның бүген инде округара дәрәҗәдә узганы Сергач округы администрациясе белән мәгариф, спорт һәм яшьләр эше бүлеге тарафыннан хуплау табып үткәрелде.

Махсус булдырылган оештыру комитетын Камка территориаль бүлек җитәкчесе Шамил Алёшин шәхсән үзе җитәкләде.

Бу көнне Камка мәктәбе Сергач һәм Кызыл Октябрь округлары мәгариф учреждениеләреннән 200гә якын спортчыны колач җәеп каршы алды. Ә оештыручы­лар, хөрмәтле кунаклар, җанатарлар, спорт сөючеләр белән бергә халык саны якынча өч йөзне тәшкил иткәндер.

Тантаналы өлеш

Сергач округы мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәрләре алып баруында һәм музыкаль бизәлеш белән әзерләнгән тан­таналы өлеш кунакларны һәм спортчыларны чигүле тасты­мал өстендәге ипи-тоз белән каршы алудан башланды. Аны матур итеп милли киемнәрдән мәктәпнең һәм җирле клубның активисты Алинә Батыршина тәкъдим итте.

Рус Пожары мәктәбенең Алек­сандр Матросов исемен йөрткән Юнармия отряды төркеме Марш тавышы астында залга Рос­сия байрагын керткәннән соң, сафка тезелгән спортчыларны, аларның җитәкчеләрен һәм ку­накларны беренче булып Сер­гач округы администрациясе башлыгы урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасо­ва сәламләде.

– Кечкенә генә татар авылы мәктәбендә шундый масштаблы истәлек чарасы узуы, аның елдан-ел киңрәк колач җәюе һәм катнашучыларның саны ар­туы куандыра. Бүген округыбыз­да патриотик тәрбия иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, халкыбыз үз батырларын онытмаска тиеш. Ә шәхсән Марс Мангушевның исеме мәңге сакланыр, чөнки аның истәлегенә оештырылган шушы хәтер ча­расы округның тирән мәгънәгә ия булган чараларының берсе булып тора, спорт сөючеләр ара­сында да кышкы спартакиада бик популяр, – диде Ирина Бори­совна.

Сергач округының депутатлар Советы рәисе Равил Мангу­шев үз чыгышында үсеп килүче яшь буынны патриотик рух­та тәрбияләү максаты белән оештырылган спартакиаданың мөһимлеген билгеләп үтте. “Без үз геройларыбызның якты истәлеген кадерләп саклар­га тиеш, аларның исемнәрен б у ы н н а р д а н – б у ы н н а р г а җиткерергә кирәк”, – диде Равил Салехович.

Марсның туганы Рафек Мангу­шев, үз чиратында, якын кешесен зурлап искә алган, спартакиада­ны оештыруда үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде, ярышларда катнашыр­га теләк белдергән һәр спортчы­га уңышлар теләде.

Башка еллардан аермалы бу­ларак, чәчәктәй яшь гомере вакытсыз өзелгән әфганчының хәрби хезмәттәше, сугыш хәрәкәтләре ветераны, кам­калы Әхмәт Бибишкин, Әфган бәрелешләре ветераны Вла­димир Никитин һәм башкалар килгән иде. Аларның һәркайсы Марсны җылы искә алды, кайнар ноктадагы хатирәләрен кыскача яңартты һәм дөнья йөзенә ты­нычлык теләде.

Тантаналы өлеш Камка мәктәбе укучыларының “Россия, алга!” җырына әзерләгән музыкаль чы­гышы белән тәмамланды.

Спорт ярышлары

Бу көнне ярышлар узачак спорт төрләре, аларның тиешле рәвештә һәм хәрәмсез узуында җаваплы кешеләр – хөкемдарлар белән спартакиаданың баш су­дьясы, Сергач округының бала­лар һәм яшүсмерләр спорт үзәге директоры Сергей Курицын та­ныштырды һәм, ниһаять, ярыш­ларга старт бирелде. Ә алар сигез спорт төре һәм ГТО норма­тивларын тапшыру биремнәрен узу буенча оештырылган иде.

Беренчеләрдән булып үз көчләрен сынауга чаңгычы егет-кызлар кереште. Алдан салынган чаңгы эзенә өчәр кешедән торган алты команда әгъзалары басты. Кояшлы җылы көн, җанатарларның активлыгы эстафетаны узучыларга көч-дәрт өстәп торды, җиңүгә этәргеч бул­ды. Нәтиҗәдә, хуҗалардан тор­ган Камка-2 командасы беренче итеп финишка килде, икенче урында Уразавыл уку үзәге сту­дентлары, өченчедә Янау коман­дасы булды.

Берүк вакытта мәктәп спорт за­лында волейбол уеннарына старт бирелде. Катнашырга ун коман­да теләк белдергәнгә, бу төр бу­енча ярышлар иң соңгылардан тәмамланды, ә җиңү бәхете Уразавыл җыелма командасына елмайды, икенчедә – Сергачның 5 номерлы мәктәп командасы, өченчедә – хуҗалар булды.

Өстәл теннисын яратучылар икенче катта ярышты. Җиде ко­манда спортчылары ике өстәлдә уен алып барды. Нәтиҗәдә, бе­ренче урынны Сергачның 1 но­мерлы мәктәбе, икенчене Янау, өченчене Камка теннисчылары алды.

Шашка уйнаучылар быел күбәү түгел иде һәм бу спорт төрендә беренчедә Сергачның “Со­звездие” балалар иҗаты үзәге, икенчедә Лопатино, өченчедә рус Пожары мәктәбе командала­ры булды.

Ә менә тарихы ерак гасырлар­га барып тоташкан, кешенең ин­теллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә әһәмияте зур бул­ган шахмат ярышларында үз көчен сынарга теләүчеләр, баш­ка еллар белән чагыштырганда, күбрәк иде.

Җиде команда арасында бе­ренче һәм икенче урыннарда “Созвездие” үзәге, өченчедә Янау шахматчылары урнашты.

Армспорт һәм гер күтәрүдә бу көнне спартакиадада катнашкан егетләрнең яртысыннан артыгы үз көчен сынап карады.

Нәтиҗәдә, армспортта (18 яшькәчә категориядә) беренче урынны Нияз Валеев (Уразавыл командасы), икенчене Ураза­выл уку үзәге студенты Илсаф Сәмиуллин, өченчене Халит Хайретдинов алды. 18 яшьтән олыраклар арасында кул алыш­кан ир-атлардан Ислям Абидул­линга (Суыксу) тиңнәр булма­ды, икенчедә Дамир Батдалов (Яндавишча), өченчедә Андрей Федосеев булды.

24 килограммлык герне күтә-рүдә (18 яшькәчә) беренчене Ил­саф Сәмиуллин, икенчене Иван Ильинский, өченчене Рөстәм Шәрибҗанов (Уразавыл коман­дасы) алды. 18 яшьтән олыра­клар арасында Камка егетләре Рамил Османов белән Надир Мангушев беренче һәм икенче урыннарны бүлеште, Батыр Ва­лемеев (Уразавыл командасы) өченче булды.

Спартакиаданың иң кызу өлеше, гадәттәгечә, хис-кичерешләргә бай, бик эмоциональ булып бе­ренче катта оештырылган бил­баулы көрәш иде.

25, 30, 35, 40, 45, 50, 60, 70 һәм 70 килограммнан артык үлчәү авырлыкларында келәмгә биш дистә малай-егет чыкты. Алар арасында бар гомерен милли көрәшне үстерүгә багышлаган Россиянең атказанган физкуль­тура хезмәткәре, рбишчалы ата­клы тренер Зәки әфәнде Вале­меев тәрбияләнүчеләре, туган авылы Суыксуда яшь буынны милли көрәш нечкәлекләренә өйрәткән, җирле территори­аль бүлек җитәкчесе Рамил Мусин көрәшчеләре, шулай ук Сергачның балалар һәм яшүсмерләр спорт үзәгенең бил­баулы көрәш буенча өметле тре­неры Рафаэль Арифуллинның тәрбияләнүчеләре дә бар иде.

Чынбарлыкта, ярышлар бик кызу барды. Тормышта дус­лар булган егетләр келәмдә чын көндәшләрчә бил алышты, һәркайсы җиңүче булырга ом­тылды. Көрәшчеләрдән күбрәк бу көнне алар өчен җан аткан әти-әниләре, остазлары, дус­лары кайгыргандыр. Билгеле, спортта гаделсезлек очраклары була – сүз дә юк, тик, шуңа да карамастан, милли көрәшнең берләштерүче көч икәнен оныт­мыйча, көрәш дөньясында кай­наган кешеләрне рәнҗетмичә, җиңү һәм җиңелүне кабул итәргә өйрәнеп, бергә көчле булып яшәсәк иде!

Нәтиҗәдә, бу көнне һәр авыр­лык категориясендә иң көчлеләр пьедесталга күтәрелде, ә абсо­лют үлчәмдә Уразавыл команда­сы өчен чыгыш ясаган Салават Аймалетдинов җиңү яулады.

ГТО станциясе электрон мыл­тыктан ату, урыннан озынлыкка сикерү һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү биремнәрен үз эченә алган иде һәм аларда якын­ча дүрт дистә егет-кыз көчләрен сынап карады. Һәркайсына нәтиҗәләре язылган махсус сер­тификатлар тапшырылды.

Бүләкләү мизгеле

Спартакиада ярышлары җиңүчеләрен һәм призерла­рын бүләкләүгә керешкәнче, Шәмил әфәнде Алёшин шушы чараны тиешле рәвештә оеш­тырырга һәм уздырырга үз өлешен керткән җирле мәктәп мөдире Халидә Жамалетдино­ваны, финанс ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр Хәниф Азымов (Грибан) белән Ринат Фәйзул­линны (Камка) Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Ә спортчылар, гадәттәгечә, грамоталар, махсус әзерләнгән медальләр һәм статуэткалар белән бүләкләнде.

Оештыручылар тарафыннан спартакиаданың иң яшь спорт­чысы Михаил Себастьянов (Сергач) һәм иң тәҗрибәле кат­нашучысы Камил Мавлиханов (Камка) махсус призларга лаек булдылар. Шулай ук истәлекле бүләк Марсның туганы Рафек әфәндегә дә тапшырылды.

Гомумкоманда нәтиҗәләре бу­енча беренче урынны яулаган Камка, икенчедә булган Кызыл Октябрь округы өстәмә белем бирү үзәге һәм лаеклы өченче урынны алган Янау мәктәбе ко­мандалары кубоклар һәм грамо­таларга лаек булды.

Тулаем алганда, билгеле сәбәпләр аркасында ике ел үткәрелмичә калган Камка спартакиадасы киң колачлы бу­лып узды. Спортчылар мәктәп хезмәткәрләре әзерләгән кайнар аш белән тамак ялгап, күтәренке кәеф белән көн кичкә авышын­гач кына кайтыр юлга чыкты. Ә якты истәлеген саклап, югары дәрәҗәдә оештырылган спорт чарасын күктән торып күзәткән мәрхүм Марсның рухы шатлан­гандыр дип ышанасы килә.

Румия ХАМЗИНА.

Автор фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*