tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана
Иртәгә Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана

Иртәгә Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана

Иртәгә, 13 март көнне, Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башлана.

Быел җыенга Россия Федерациясенең 40тан артык регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Чувашия Республикасына сәфәр каралган.

Җыенга эшмәкәрләр 13 мартта җыелачак. Шул ук көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мәхмүт Галәү роман-дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен карау планлаштырылган.

Программаның икенче көнендә җыенда катнашучылар Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылына, Комсомол районы Урмай һәм Тукай авылларына барачаклар. Биредә алар Чувашия Республикасындагы татар авылларының комплекслы үсеше белән таныша һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карый алачаклар. Бу сәфәр эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк. Шул ук көнне Казанда “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Россия граждан авиациясе пилоты, Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашу һәм “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмын күрсәтү булачак.

15 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Күргәзмәдә берничә юнәлеш күрсәтеләчәк. Ул да булса милли кием, милли ризык, милли сувенирлар, сәламәт яшәү, авыл хуҗалыгының техник юнәлеше, татар брендлары һ.б. юнәлешләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*