tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучылары Әлфия Узбякованы котлыйлар
Татар теле укытучылары Әлфия Узбякованы котлыйлар

Татар теле укытучылары Әлфия Узбякованы котлыйлар

Ләмберә районының Аксеново авылында XVII Республика милли-фольклор Сабантуй бәйрәме узды.

Бәйрәм тантанасында Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп директоры киңәшчесе Әлфия Кетдюс кызы Узбякова, ирешкән хезмәт уңышлары, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне өчен Мордовия Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мордовия милли тел укытучылары Альфия Кетдюс кызы Узбякованы ихластан уңышлары белән котлап иң матур теләкләрен юллыйлар.

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*