Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Филология институты студентлары татар галимнәре турында видеопроект ясый башлаган
Филология институты студентлары татар галимнәре турында видеопроект ясый башлаган

Филология институты студентлары татар галимнәре турында видеопроект ясый башлаган

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән очрашуда студентлар татар әдипләре һәм галимнәренә багышланган проект эшләрен тәкъдим итте. «Шәхес» дип аталган видеопроектның максаты – танылган татар галимнәренең мирасын саклау. Тапшыру 30 минут дәвам итә һәм институт фондында саклана.

«Быел тел һәм әдәбият өлкәсендәге галимнәр белән эшләдек. Алга таба да төрле фәнни өлкәдә хезмәт куйган татар галимнәре турында тапшырулар әзерләргә уйлыйбыз. Тапшыруны киңәйтеп, әдәби-документаль фильм форматта да эшләү мөмкинлеге булыр дип планлаштырабыз», – диде проектны әзерләүче студентлар.

Марат Әхмәтов мондый тапшырулар тарих өчен кирәклеген һәм аларны телевидениеда күрсәтергә кирәклеген әйтте.

«Бу проектны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә тәкъдим итеп карагыз, аларның иләгеннән ничек үтәр икән. Бу студентларның үз иҗаты буларак та бик кадерле», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*