Яңа ел алдыннан Рф төбәкләрендә яшәүче татарларның милли оешмалары елның иң мөһим вакыйгаларын ачыкларга, үзләре үткәргән чараларны, башкарылган игелекле эшләрне, булдыклы милләттәшләрне, күңелне борчыган актуаль мәсьәләләрне чагыдырыырга тырышалар. Татарстан газета-журналларыннан, радио-телевидение каналларыннан башка күрше Башкортстанда чыгучы “Кызыл таң”, “Өмет”, “Диләфрүз” газеталары, яшләрнең “Толпар”, балаларның “Әллүки” журналлары, Магнитогорскида чыгучы “Татар рухы” газетасы, төсле һәм күләмле итеп басылучы “Самар татарлары”, “Нижгар татарлары” журналлары төбәк милли оешмаларының актуаль мәгълүматка, төпле аналитикага омтылуын күрсәтә. Мәгълүмат әсбапларының һәркайсы үз рәвешендә һәм булдыра алган кадәр милли тормышны яктырта.
“Самара татарлары” журналының соңгы ике саны
“Нижгар татарлары” журналы тышлыгында -татар телевидениесе йолдызы Золфия Сямигуллина
Нижгарлар нишли?
Әйдәгез эле Түбән Новгород татарларының тормышына мәгълүмат көзгесе аша күз салыйк. Аларның nizgar.ru интернет сәхифәсе һәм өлкә татар автономиясенең vkontakte.ru/ nizgar махсус битендә Түбә Новгород өлкәсенең милләтара Советының 18 декабрьдә үткән утырышы, бу Советка татар автономиясенең тагы 3 вәкиле кертелү турында хәбәр итәләр. Алар – Данил Латыпов, Руслан Нигъмәтҗанов, Ринат Гыйльманов. Утырышта бу Советның планнарын тикшергәннәр, эмблемеаын караганнар.
Түбән Новгород мохтариаты хисап тотты
Нижгар татарларының интернет сәхифәсенең кайбер битләрендә хәбәрләр агымы 2016 елда тукталып калган мисаллар да бар. Ләкин иң мөһим вакыйга игътибардан читтә калмаган. Түбән Новгород татар милли- мәдәни автономиясенең 2017 елның 17 ноябрендә үткән хисап-сайлау конференциясе турында мәгълүмат бар. 165 делегат катнашкан һәм оешманың эшчәнлеген җентекләп яктырткан бу җыелышта Надир Хафизов яңадан автономия советы рәисе итеп, мохтариатның башкарма директоры итеп Рамиль Салихҗанов сайланганнар. Бу чара турында язмалар һәм фоторепортажлар”Нижгар татарлары” журналың өр-яңа санында урын алган.
Бу журналда рәсми җитәкчеләрнең һәм экспертларның чыгышлары һәм мөһим чаралардар репортажлар, булдыклы милләттәшләрнең тормышы чагылдырылган язмалар төп урын алып тора. Алар татар телендә дә, русча да язылганнар һәм басылганнар. Димәк татар оешмасы һәм милли мохиттә туры канлы ике теллелек хакимлек итә. Бәс, шулай булгач, безнең халыкка, бигрәк тә милли активистларга ике телне дә – татарчаны да, русчаны да яхшы белү, җиңел итеп сөйләшү, ике телдә уку, язу гадәти хәл булырга тиеш.
Туган телне укытуга битарафлык юк!
Нижгар татарларының интернет сәхифәләрендә татар теле, ана телен укыту турында борчулы темаларга фикерләр, хәбәрләр дә китерелә. РФ дәүләт Думасының милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ФНКАТ Советы рәисе Ильдар Гыйльметдиновның РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага юнәлткән 22 тәкъдимнең фотокопияләе, шулай ук Казандагы “Бизнес-онлайн” интернет басмасында чыккан мәкалә дә кабатлап бастырыла. Димәк татарлар федераль хакимияткә ниндидер өмет баглый. Бәлки татарларның туган тел язмышы турында бочылуын аңларлар, укыту программаларын тикшерү-күтәтүдән башка, агымдагы эшләрне алып барырга мөмкинлек ачарлар? Кем белә… Әмма бу өмет бик зур түгел. Шуңа күрә мәкаләдә “Ә министрдан җавап юк!” дигән белдерү куелган.
Инкыйразга бергәләп каршы торырга
Гомумән, автономия җитәкчелегенең һәм Нижгар татарларының үз көче белән шундый саллы журнал (мохәррире Рәзилә Әхмәдуллина) чыгарып, милләттәшләргә таратуы, басманың актуаль мәгънәле тирән эчтәлекле булуы милли тормышның заманча стандартларда алып барылуын күрсәтә. Һәр төбәк татарларының кечкенә булса да газетасы, интернет сәхифәсе, радио тапшырулары, телевизорга чыгу мөмкинлеге булу – безнең ихтыяҗ һәм якты хыял. Кайбер очраклар журнал, китап чыгарып, төбәк татарларының һәм милли оешманың тарихын, бүгенгесен чагылдыру инкыйразга каршы торырга ярдәм итәр иде.
Римзил Вәлиев