tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә социализм чыршысы
Сембердә социализм чыршысы

Сембердә социализм чыршысы

Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе биредә яшәүче милләттәшләребезгә һәрдаим төрле яңа чаралар  һәм кызыклы проектлар тәкъдим итә. Узган ел алар беренче тапкыр “Каз өмәсеннән-каз базарына” дигән сәүдә-күңел ачу бәйрәме уздырганнар иде. Шул бәйрәм кысаларында алар быел өлкән буын кешеләре өчен “Социализм чыршысы” дигән исем астында тагын бер кызыклы чараны тамашачылар хөкеменә чыгардылар.

Дөресен әйткәндә, мәдәният үзәгенең күргәзмәләр  залына куелган чыршы яңа,  21 нче гасырныкы булса да,  аңа эленгән уенчыклар, төсле шарлар һәм пыяла куыклар узган гасырның 50-60 нчы елларында безнең әби-бабаларыбыз уйнап үскән әйберләр. Байтагы кулдан эшләнгән.

Элекке  еллардан сакланып  калган пыяла уенчыкларны җыйнап шундый чыршы кую турында сүз чыккач, башта оештыручылар сагаеп та куялар .Андый нәрсәләр калганмы, калган булса да, китерерләрме  кебек сораулар күңелне тырнап тора. Ләкин юкка борчылганнар, өлкәнең “Өмет” газетасында игълан басылып чыгуның беренче атнасында ук дистәләгән кеше үзләренең гаилә ядкарьләрен китерә башлый.

Мәсәлән, мамыклы кәгазьдән ясалган Кыш бабайны Чынлы районы Яңа Тимерчән авылыннан Дания апа китергән. Ул 1953 нче елда эшләнгән.

Бу көнне элекке елларның якты истәлеген хәтерләтеп, моннан 50-60 ел элек эшләнгән уенчыклар  һәм кәгазь чылбырлар  белән бизәлгән чыршының да утын да әби-бабайлар оныклары белән бергәләп кабыздылар.

Социализм чыршысының утын кабызып , кыш бабай сабыйларга бүләкләр таратканнан соң мәдәният үзәге артистлары өлкәннәр өчен ретро җырлардан торган концерт бирделәр.

Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*