tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумы Казандагы татар студентларын бергә жыйды
Татар яшьләре форумы Казандагы татар студентларын бергә жыйды

Татар яшьләре форумы Казандагы татар студентларын бергә жыйды

13 февральдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы УНИКС концертлар залында беренче тапкыр Казанда укучы татар студентларын жыйды.

Очрашу чит төбәкләрдән килгән ватандаш студентларны Казан шәһәре һәм татар яшьләре берләшмәләре белән таныштыру максаты белән үткәрелде. Ике блоктан торган чара TED форматындагы кыска мотивацион чыгышлар сериясе; Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге, “Ачык университет” проекты белән таныштыру һәм заманча татар музыкантлары катнашында концерт программасын үз эченә алды.

Чараны ачып, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татар конгрессын Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән чагыштырды: “Берләшкән Милләтләр Оешмасы төрле халыкларны берләштерә, ә Бөтендөнья татар конгрессы – татарларны. Без (Бөтендөнья татар яшьләре форумы) Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшлибез. Безнең күп кенә проектлар белән сез таныш: ул “Мин татарча сөйләшәм” белем бирү акциясе, “Печән базары” фестивале, “Ачык университет” проекты һ.б. Моннан тыш, без югары гражданлык активлыгын саклыйбыз“.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бу чараны тарихи вакыйга дип атады.

“Студент вакытлар күп мөмкинчелекләр бирә. Бары тик куллана белү кирәк. Без сезгә Яшьләр форумы белән элемтәдә торып, бергә кызыклы проектлар тормышка ашырыга тәкъдим итәбез”, – диде ул.

“Быел без Бөтенроссия татар яшьләре форумын уздырабыз. Әгәр кемдер үз потенциалын күрсәтергә тели икән, безгә кушылыгыз. Без сезнең белән тәҗрибә уртаклашыр идек”, – дип чыгышын тәмамлады Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*