Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе яктылык-кинетик инсталляция сайтын тәкъдим итә. Ул http://kitaphane.tatar адресы буенча урнашкан.
Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сайтта объект турында тулы мәгълүмат һәм инсталляциядә урын алган һәрбер әлифбаның — борынгы төрки руннар, уйгыр язуы, гарәп, латин һәм кириллица нигезендәге татар язуларының тарихлары урнашкан. Биредәге мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.
Яктылык-кинетик инсталляциясе — Милли китапханәнең яңарган бинасына керә торган урынның төп объекты. Ул биш татар әлифбасының 287 хәрефеннән тора. Түшәмгә беркетелгән элементлар туктаусыз хәрәкәтләнә һәм төрле формаларга керә. Объектның авторлары — Роберт Хәсәнов, Илья Файнберг, Людмила Забрускова һәм Юлия Туранова.