tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар язуы тарихы» инсталляциясе сайты эшли башлады
«Татар язуы тарихы» инсталляциясе сайты эшли башлады

«Татар язуы тарихы» инсталляциясе сайты эшли башлады

Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе яктылык-кинетик инсталляция сайтын тәкъдим итә. Ул http://kitaphane.tatar адресы буенча урнашкан.

Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сайтта объект турында тулы мәгълүмат һәм инсталляциядә урын алган һәрбер әлифбаның — борынгы төрки руннар, уйгыр язуы, гарәп, латин һәм кириллица нигезендәге татар язуларының тарихлары урнашкан. Биредәге мәгълүмат рус, татар һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

Яктылык-кинетик инсталляциясе — Милли китапханәнең яңарган бинасына керә торган урынның төп объекты. Ул биш татар әлифбасының 287 хәрефеннән тора. Түшәмгә беркетелгән элементлар туктаусыз хәрәкәтләнә һәм төрле формаларга керә. Объектның авторлары — Роберт Хәсәнов, Илья Файнберг, Людмила Забрускова һәм Юлия Туранова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*