Торбеево районы Татар Йөнәсе авылында сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшырдылар.
Әлеге чара турында авыл депутаты, Татар Йөнәсе мәктәбе директоры Тәнзилә Әхмәт кызы Утешева тулырак сөйләде.

Бөек Ватан сыгышындагы җиңүгә Татар Йөнә халкы да зур өлеш кертә. Йөнәдән фронтка барлыгы 269 кеше киткән. Аларның 183е, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биреп, хәтерләрдә мәңге яшь булып, исемнәре һәйкәлләрдә уелып калды. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең пат риотик, гражданлык бурычын намус белән үти. Бүген, исән калган авылдашларыбыз ветераннарын хөрмәтләп, ГКУ «Социальная защита населения по Торбеевскому району РМ» директоры А.Н. Пайганов, Йөнә авылы администрациясе җитәкчесе В.Ф. Кудякова юбилей медальләре һәм чәчәкләр тантаналы рәвештә тапшырдылар. Тыл хезмәткәрләре Сара Абидулла кызы Деушева, Митхать Хәнәфи улы Агишев, Әхмәт Ибрагим улы Кудяков, Кәмил Хисаметдин улы Кудяков, Әхмәт Әхмәдулла улы Кудяков бүген дә киләчәк буынга үрнәк булып торалар. Япь-яшь якташларыбыз, әтиләре һәм абыйлары дошманга каршы сугышкан вакытта, фронтка ярдәм итү өчен олылар белән беррәттән колхозыбыз кырларында хезмәт иткәннәр. Алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләргә тырышабыз, дип сүзен дәвам итте мәктәп директоры Т.Ә.Утешева. Ветераннарына җылы теләкләр һәм зур рәхмәтләр белдереп И.Б. Баландова (член МКРК, специалист районного отдела образования, депутат сельского поселения) һәм ООО «Юнки» җитәкчесе Р.Р. Салихметов та котлап сөйләгәннәр.
Бүләкләрнең иң олысы Россия җитәкчеләреннән булган. Ул – матур яшәү шартлары тудырылган квартира сатып алыр өчен Сертификат. Бәйрәмдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны М.И. Деушевка Сертификат тапшырылган. Сугыштан кайткач, Мәхмүт Исмаил улы гаилә кора, өч бала тәрбияләп үстерә. Авылдашлары алдында зур хөрмәт казанган М.И.Деушев 50 елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт иткән”.
Җылы очрашу, эчтәлекле концерттан соң (җырлар яңгыраган, шигырьләр сөйләнелгән, биюләр башкарылган) бәйрәм чәй эчү белән дәвам иткән. Ветераннар, хәтерләрен яңартып, сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашып аралашканнар. Бу көн авыл өчен матур бәйрәмгә әйләнгән. Наилә Насырова, Саранск.
yuldash-sputnik.ru сайты материаллары буенча



 
					
				