tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Йөнәсендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылган
Татар Йөнәсендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылган

Татар Йөнәсендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылган

Торбеево районы Татар Йөнәсе авылында сугыш һәм тыл ветераннарына  юбилей медальләрен тапшырдылар.

Әлеге чара турында авыл  депутаты, Татар Йөнәсе мәктәбе директоры Тәнзилә Әхмәт кызы Утешева тулырак сөйләде.

70-let-pobedy“Татар Йөнә мәктәбебездә илебез патриотларын тәрбияләү һәрвакыт беренче урында тора, –дип сүзен башлады Тәнзилә ханым. –  “Җиңүгә 70 ел!” дигән исем астында ветераннарыбызның рәсемнәреннән, биографияләре белән,  күргәзмә оештырдык. Яшь эзтабарларыбыз туган ягыбызның Бөек Ватан һәм тыл ветераннары турында булган материалларны яңа мәгълуматлар белән тулыландырдылар. Алар бу датага багышланган төрле чараларда да рәхәтләнеп катнашалар. Мәктәп янында урнаштырылган Бөек Ватан сугышында вафатлар (Памятник  воинской Славы) – дан казанган гаскәри якташларыбызга куелган һәйкәл һәрвакыт балкып тора; укучыларыбыз тирә-ягын чистартып, җәй көне чәчәкләр үстереп торалар. Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә 70 ел бәйрәме тулу уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр тапшыру авылыбыз өчен истәлекле булды. Бу очрашуны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз аерым горурлык һәм җаваплылык белән башкарып чыктылар. Алдан ук бай тематикалы стендлар, укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә һәм концерт программасы әзерләделәр. Концерт алдыннан иртән укучыларыбыз, хәрби киемнәргә киенеп, мәктәбебез ишеге алдында чәчләренә чал кунган бәйрәм кунакларын каршы алдылар.

Бөек Ватан сыгышындагы җиңүгә Татар Йөнә халкы да зур өлеш кертә. Йөнәдән фронтка барлыгы 269 кеше киткән.  Аларның 183е, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биреп, хәтерләрдә мәңге яшь булып, исемнәре һәйкәлләрдә уелып калды. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең пат риотик, гражданлык бурычын намус белән үти. Бүген, исән калган авылдашларыбыз ветераннарын хөрмәтләп, ГКУ «Социальная защита населения по Торбеевскому району РМ» директоры А.Н. Пайганов,  Йөнә авылы администрациясе җитәкчесе В.Ф. Кудякова юбилей медальләре һәм чәчәкләр тантаналы рәвештә тапшырдылар. Тыл хезмәткәрләре Сара Абидулла кызы Деушева,  Митхать Хәнәфи улы Агишев, Әхмәт Ибрагим улы Кудяков, Кәмил Хисаметдин улы Кудяков, Әхмәт Әхмәдулла улы Кудяков бүген дә киләчәк буынга үрнәк булып торалар. Япь-яшь якташларыбыз, әтиләре һәм абыйлары дошманга каршы сугышкан вакытта, фронтка ярдәм итү өчен олылар белән беррәттән колхозыбыз кырларында хезмәт иткәннәр. Алар үрнәгендә яшьләрне тәрбияләргә тырышабыз, дип сүзен дәвам итте мәктәп директоры Т.Ә.Утешева. Ветераннарына җылы теләкләр һәм зур рәхмәтләр белдереп И.Б. Баландова (член МКРК, специалист  районного отдела образования, депутат сельского поселения) һәм ООО «Юнки» җитәкчесе Р.Р. Салихметов та котлап сөйләгәннәр.

Бүләкләрнең иң олысы Россия җитәкчеләреннән булган. Ул – матур яшәү шартлары тудырылган квартира сатып алыр өчен Сертификат. Бәйрәмдә катнашкан  Бөек Ватан сугышы ветераны М.И. Деушевка Сертификат тапшырылган. Сугыштан кайткач, Мәхмүт Исмаил улы гаилә кора, өч бала тәрбияләп үстерә. Авылдашлары алдында зур хөрмәт казанган М.И.Деушев 50 елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә хезмәт иткән”.

Җылы очрашу, эчтәлекле концерттан соң (җырлар яңгыраган, шигырьләр сөйләнелгән, биюләр башкарылган) бәйрәм чәй эчү белән дәвам иткән. Ветераннар, хәтерләрен яңартып, сугыш еллары истәлекләре белән уртаклашып аралашканнар. Бу көн авыл өчен матур бәйрәмгә әйләнгән.   Наилә Насырова, Саранск.

yuldash-sputnik.ru сайты материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*