tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Айрат Арслановны искә ала: Татар теленең тәмен милләткә җиткерә алды
Татар җәмәгатьчелеге Айрат Арслановны искә ала: Татар теленең тәмен милләткә җиткерә алды

Татар җәмәгатьчелеге Айрат Арслановны искә ала: Татар теленең тәмен милләткә җиткерә алды

Татар җәмәгатьчелеге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе Айрат Арслановның каберен зиярәт кылды. Чараны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал сүзләренчә, Айрат Арсланов татар әдәбиятын халыкка җиткерүдә зур роль башкарды. «Бер яктан, китап укып үссәк, икенче яктан, Айрат Арслановны тыңлап үстек. Шигырьне төрлечә укып була. Халыкның күңеленә, җанына үтәрлек итеп укый белү – талант. Язучылар арасында Айрат абыйны тыңлап, әдәбиятка килгән кешеләр дә аз түгел. Ул милләткә татар теленең тәмен җиткерә белде», – диде ул.

«Исән булса, Айрат абыйга 95 яшь тулыр иде. Безнең буын өчен ул бүгенге көндә дә зур өлге булып тора, чөнки аның кебек телне камил белгән кеше юк та. Нинди генә чара булмасын, Айрат абый алыштыргысыз, олпат артистыбыз булып торды. Тирән белемле иде, татар һәм рус телләрендә иркен, акцентсыз аралашты. Ул күп еллар буе Камал театрында сәхнә рольләрен иҗат итте, ул кино актеры буларак та танылу алды. Финляндиягә барып, җитәкчелек белән очрашуы да ни тора», – диде филармония директоры Кадим Нуруллин.

Аның әйтүенчә, Айрат Арслановның кызлары – Гөлнур һәм Алсу әтиләренең истәлеген мәңгеләштерүдә зур эш башкарды. «Истәлек тактасы, урамга аның исемен бирү, Коръән ашы уздыру һ.б. Алар аны җаваплылык белән башкарып чыкты. Бу эшләрне бөтен шәһәр күреп торды, рәхмәт сезгә», – диде филармония директоры Яңа бистә Татар зиратында.

«Мәскәүдә укыган вакытта радио тыңларга яраттым. Мәскәү дикторлары «Татарстан» радиосы сөйләвен игълан итте. Шуннан Айрат абыйның тавышы яңгырады. Ул вакытта дикторлар әйбәт иде. Айрат абыйның үзенә генә хас, йомшак, колакны иркәли торган тавышы бар иде. Аның авызыннан чыккан сүз, аның тавышы һәрвакытта затлы булды. Үз урынында аның тиңе юк», – диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Айрат Арслановны сүз сәнгатенең иң камил, талантлы, күренекле вәкиле иде дип атады. «Ул киң күңелле иде. Остаз булуы белән бергә яшьләрне үстерүгә дә зур өлеш кертте. «Татарстан» радиосында күп еллар аның хатыны Мәрьям апа белән бергә эшләргә туры килде. Шул вакытта Айрат абыйның ярдәмен күп тойдым. Тыңлый да, шундук шалтырата, үз бәясен, киңәшен бирә иде», – диде ул.

«Айрат әсәрләрне яттан белүе белән генә түгел, шигырьнең бөтен нечкәлекләрен үзәгенә үтеп, тыңлаучыларның күңеленә сеңдерә ала иде. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан әсәрләреннән зур программалар эшләп, аларның шигъриятен халкыбыз күңеленә сеңдерү өчен зур эш башкарды. Татар шигъриятенең офыкларын ул бик киң мәйданга чыгарды. Илебез күләмендә, чит илләр мәйданында яңгыратты», – диде галим.

Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов Айрат Арслановны татар сүзенең тәмен, ямен, бөтен серләрен белгән артист иде дип саный. «Радио фондында аның күп метражлы язмалары саклана. Дәүләт һәм халык тарафыннан бәяләнде. Филармониядә ул артист һәм режиссер булып эшләде. Мәскәүдә Кремль сараенда Тукай көннәренә багышланган концертта аңа «бөек Тукай» дип әйтмәвен сорадылар. Шуңа карамастан, ул «бөек Тукай» дип басым ясап, кычкырып әйтте», – дип искә алды ул.

«Татар һәм рус телләрендә дә ул камил сөйләште. Аның янына килергә бөтен кеше дә батырчылык итмәде. Айрат абыйны дөньяның теләсә кайсы почмагына чыгарып бастырсаң да, татар артисты дип, горурланып карап торырга, тыңларга була иде. Мәрьям апа белән Айрат абыйның тавыш тембрлары драматик әсәрләрне, мәгълүмати тестларны укырга туры килеп тора. Алар шуның өчен туган дисәк тә була», – диде артист.

Айрат һәм Мәрьям Арслановлар рухларына Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил Миңгәрәев дога кылды.

Айрат Арсланов – татар һәм рус телләрендә сөйләүче нәфис сүз остасы. 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда Татар дәүләт театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. 1956 елда Татарстан филармониясенә нәфис сүз жанрында эшли, бу өлкәдә югары профессиональ дәрәҗәгә ирешә. 1967 елда Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлый. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1969 ел), РСФСРның халык артисты (1981 ел). Хатыны – диктор Мәрьям Арсланова. 2010 елда Казанда вафат була.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*