tatruen
Баш бит / Слайдер / Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар ифтар үткәргән
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар ифтар үткәргән

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар ифтар үткәргән

Татар активистлары оештырган ифтарга Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле әмирлекләрендә яшәүче 50 милләттәш җыелган. Аларның күпчелеге тумышы белән Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан һәм Казахстан якларыннан.

«Ифтарны беренче тапкыр гына уздыруыбыз түгел, берничә тапкыр җыелып алганыбыз булды. Ифтар танышу һәм мәдәни-белем бирү форматында узды. Мондый чаралар файдалы танышуларга сәбәп булып тора һәм мәдәни-милли бердәмлекне ныгыта. Ул матур традициягә әйләнде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар активисты, блогер Әлфия Бәдретдинова.

Аның әйтүенчә, изге Рамазан аенда ифтар чараларында дуслашу, танышу зур мәгънәгә ия. «Рамазан ае башында да ифтар оештырган идек. Анда Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Герое Дамир Йосыпов һәм башка бик күп милләттәшләребез катнашты», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*