27 октябрьдә Иҗауның “Спартак” халык иҗаты йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” басма редакциясе “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивале уздырды. Фестивальдә Удмуртиянең төрле шәһәр-районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашты.
Моннан 5 ел элек Мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме уздырылды. Соңгы елларда аның форматы үзгәрде. Үзгәрде дә, халык күңеленә үтеп тә керде.


Өлкән яшьтәге апаларны, яшь кызларны исә Казан шәһәре кунагы Нурислам Сираҗи татарча чигү үрнәкләре, тамбурлы, элмәле, каюлап чигү алымнары белән таныштырды. Фестивальнең иң нәни тамашачылары сәйләннән беләзек ясадылар, имбирле печенье бизәделәр, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина белән гаилә шәҗәрәсен төзеделәр. Теләге булган һәркем мөселманча яулык бәйләү серләренә дә төшенә алды.
Остаханәләр төгәлләнгәч, бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Тамашачы җирле артистлар — Светлана Тимершина белән Радик Сәфәровның, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленең чыгышларын җылы алкышлар белән каршы алды. Ә “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле бәйрәмнең бизәге булды. Алып баручы Рәфилә Рәсүлеваның кечкенә ярдәмчесе Ильяс Бәдертдинов та мактауга лаек. Улларына милли тәрбия бирүче Бәдертдиновлар гаиләсенә бик зур рәхмәт, алар күп кенә яшь гаиләләргә үрнәк.

Алып баручы биргән сорауларга да гаиләләр бик тапкыр җавап бирделәр. Катнашкан гаиләләр арасында иң-иңен – җиңүчене билгеләү жюри әгъзаларына да авыр булгандыр. Һәрберсе дә аерым номинацияләрдә җиңүче итеп табылса да, беренче урынга бары бер гаилә генә – Сарапул шәһәреннән Эльвира һәм Артур Лотфуллинар лаек булды. Катнашучыларның һәрберсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.


“Яңарыш” басмасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән әлеге милли фестивальне оештыруга күп көч куйган Рәфилә Рәсүлевага, иганәчеләребез – Сарапул шәһәреннән “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арслановка, Резедә Миркасыймовага, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгына, конкурста катнашырга теләк белдергән милли гаиләләргә, аларның чыгышларын әзерләргә ярдәм иткән укытучыларга, тәрбиячеләргә, “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбленә, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә, ярминкәдә катнашкан сатучыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Эльвира Хуҗина