tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТатарБазарФест”: тел, милли киемнәр, җырлар һәм биюләр
“ТатарБазарФест”: тел, милли киемнәр, җырлар һәм биюләр

“ТатарБазарФест”: тел, милли киемнәр, җырлар һәм биюләр

27 октябрьдә Иҗауның “Спартак” халык иҗаты йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” басма редакциясе “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивале уздырды. Фестивальдә Удмуртиянең төрле шәһәр-районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашты.

Моннан 5 ел элек Мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме уздырылды. Соңгы елларда аның форматы үзгәрде. Үзгәрде дә, халык күңеленә үтеп тә керде.

Якшәмбе иртәсе, әле шәһәр йоклый. Ә “Спартак” халык иҗаты йортында эш гөрли инде. Гөж килеп фестивальгә әзерләнәбез: берсеннән-берсе авыр өстәлләрне ташырга, сәхнәне бизәргә, тавыш аппаратурасын көйләргә, музыканы барларга кирәк. Эш һәркемгә җитәрлек. Озак та көттерми милли ярминкәдә катнашучы сатучылар килә башлады. Быел да фестиваль кунаклары Яр Чаллы шәһәреннән килгән “Рәхмәт” кибете товарларын, милли киемнәр, татар халык ашларын, кул эшләрен сатып ала алдылар. “ГаиләФест” конкурсында катнашучыларның гаилә күргәзмәләре бәйрәмне тагы да бизәде. Милләттәшләребез остаханәләрдә дә бик теләп катнаштылар.

Казан шәһәреннән килгән “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле балаларга милли уен коралларында уйнау һәм бию буенча остаханә уздырды.

Өлкән яшьтәге апаларны, яшь кызларны исә Казан шәһәре кунагы Нурислам Сираҗи татарча чигү үрнәкләре, тамбурлы, элмәле, каюлап чигү алымнары белән таныштырды. Фестивальнең иң нәни тамашачылары сәйләннән беләзек ясадылар, имбирле печенье бизәделәр, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина белән гаилә шәҗәрәсен төзеделәр. Теләге булган һәркем мөселманча яулык бәйләү серләренә дә төшенә алды.

Остаханәләр төгәлләнгәч, бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Тамашачы җирле артистлар — Светлана Тимершина белән Радик Сәфәровның, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленең чыгышларын җылы алкышлар белән каршы алды. Ә “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле бәйрәмнең бизәге булды. Алып баручы Рәфилә Рәсүлеваның кечкенә ярдәмчесе Ильяс Бәдертдинов та мактауга лаек. Улларына милли тәрбия бирүче Бәдертдиновлар гаиләсенә бик зур рәхмәт, алар күп кенә яшь гаиләләргә үрнәк.

Гаиләләр дигәннән, конкурска аларның һәрберсе дә ныклап әзерләнгәннәр. Сәхнәгә балалары белән яшь әти-әниләр генә түгел, ә аларның да әти-әниләре, әби-бабайлары чыкты. Милли гореф-гадәтләр, туган телебез, дин сагында торучы берничә буын. Үзләре нинди сәләтлеләр бит әле. Моны өйдә алдан әзерләнгән иҗади номерларны башкарган вакытта күрдек. Сәхнәне ду китереп биегәндә, моңланып җырлаганда, балалар татар телендә шигырьләр сөйләгәндә елмаеп та, елап та алдык.

Алып баручы биргән сорауларга да гаиләләр бик тапкыр җавап бирделәр. Катнашкан гаиләләр арасында иң-иңен – җиңүчене билгеләү жюри әгъзаларына да авыр булгандыр. Һәрберсе дә аерым номинацияләрдә җиңүче итеп табылса да, беренче урынга бары бер гаилә генә – Сарапул шәһәреннән Эльвира һәм Артур Лотфуллинар лаек булды. Катнашучыларның һәрберсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм 2020 елга “Яңарыш” басмасына язылучылар арасында лотерея уенын уйнату белән үрелеп барды. Фестивальнең төп иганәчесе Сарапул шәһәреннән “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бензин белән эшләүче пычкы, шуруповерт, иганәче Резидә Миркасыймова Данир Сабиров концертына 12 билет бүләк итте. “Яңарыш” басмасы редакциясе әзерләгән Алабуга шәһәренә сәяхәткә ике билет һәм башка истәлекле бүләкләр үз ияләрен таптылар. Басмага язылучылар арасында чираттагы лотерея декабрь аенда уйнатылачак.

Берничә атна дәвамында әзерләнгән фестиваль бер мизгел сыман узды да китте. Бәйрәмнән соң Алсу исемле ханым яныма килеп: “Мондый чара ник елга бер генә уза? Ешрак узса, яхшырак булыр иде. Бүген бәйрәмгә дусларым да килде, аларга да шундый ошады”, – дип әйткәч, бөтен ару-талулар юкка чыкты.

“Яңарыш” басмасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе исеменнән әлеге милли фестивальне оештыруга күп көч куйган Рәфилә Рәсүлевага, иганәчеләребез – Сарапул шәһәреннән “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арслановка, Резедә Миркасыймовага, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгына, конкурста катнашырга теләк белдергән милли гаиләләргә, аларның чыгышларын әзерләргә ярдәм иткән укытучыларга, тәрбиячеләргә, “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбленә, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә, ярминкәдә катнашкан сатучыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*