Омск өлкәсендә яшәүче татарлар өчен диктант язуны биредәге “АЮ” яшьләр оешмасы оештырды. Аларга шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары да ярдәмгә килде. Барлыгы 15 кеше офиска җыелып диктант язды. Офиска килеп йөри алмаучылар акциягә өйләрендә ТНВ каналы аша кушылды.