tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчеткә йөрүчеләр мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәләр
Мәчеткә йөрүчеләр мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәләр

Мәчеткә йөрүчеләр мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәләр

Бүген шәһәрнең үзәк “Гали” мәчетендә дә шундый өмә оештырылды. Мәчеткә йөрүче абыстайлар һәм туташлар йон оекбашлар бәйләде.

Шәһәр һәм район күләмендә барган һәр эш-өмәләрдән мәчеткә йөрүче абыстайлар да калышмый. Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм йөзеннән алар җылы оекбашлар бәйләүне дәвам итәләр.

– Бүген гел оекбашлар гына бәйләдек. Хәзер җылы йон оекбашлар кирәгрәктер. Салкыннар башланды, – ди Гөлсорур абыстай Гафурова. – Кемдер бәйли башлаган кул эшен алып килеп дәвам итте, кемдер монда килгәч кенә бәйли башлады. Инде берничәшәр пар оекбаш, бияләйләр бәйләп алып килүчеләр дә шактый. Аллаһы Тәгалә риза булып кабул итсен, йон җепләрен бүгенге өмәгә үзем сатып алып килдем.

Гөлсорур Гафурова сүзләренчә, алар үз гаиләләре белән солдатлар өчен төрле кирәк-яраклар алырга 25 мең сум акча һәм 34 пар термокиемнәр алып тапшырган.

Өмәне оештыручылар сүзләренчә, әлеге изге эш дәвам итәчәк. Бәйләнгән әйберләрне ханымнар китереп тапшыра торалар.

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*