tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте көне уза
Ульяновск шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте көне уза

Ульяновск шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте көне уза

Бу минутларда Ульяновск шәһәренең «Современник» мәдәният сараенда әниләр көненә багышлап татар теле һәм мәдәнияте көне бара. Аналарны котларга шәһәр мэры урынбасары В. Андреев, шәһәр Думасы рәисе И.Ножечкин һәм өлкәнең «Хатын-кызлар берлеге» рәисе А.Айзатуллина котладылар. Алар шәһәрнең иҗтимагый тормышында зур эшчәнлек алып баручы аналарга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Залда утырган әниләр һәм дәү әниләр өчен Чүпрәле районы үзешчәннәре зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләр исеменнән бәйрәм белән котлап, аналарга изге теләкләрен җиткерде һәм ике төбәк арасындагы дуслыкның озын гомерле булуын теләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*