Төмән шәһәрендә әлеге акция өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә быел 6 мәртәбә уздырылды. Ул 29 ноябрь көнне шәһәрнең татар мәдәният үзәгендә үтте, анда 18 яшьтән алып 74 яшькә хәтле булган 40тан артык кеше катнашты. Һәм аларның күбесе Төмән тирәсендәге татар авыллардан махсус килгәннәр иде. Белгәнебезчә, “Татарча диктант” бөтенроссия акциясенең төп максаты – милләтнең бөтенлеген һәм бердәмлеген ассызыклау, тарихны, телне өйрәнүгә омтылу, халыкның грамоталылыгын арттыру, татар әдәби телен кулланучылар санын арттыру, орфаграфик һәм грамматик хаталарны ачыклауга игътибарны арттыру. Үзләренең туган тел буенча белем дәрәҗәләрен тикшереп карарга теләгән милләттәшләрне Акъяр авылы мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин сәламләп: “Залда яшьләр, галимнәр, дин әһелләре, түрәләр дә утыра. Бу акция безне берләштерә, барыбызны бер дәрәҗәгә китерә. Хәнисә апа, Ләйсән ханым, бик зур эш башкарасыз, зур рхмәт сезгә”, – дип, изге эшкә фатиха бирде. Россиянең Азия өлешендәге Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин бәйрәм белән котлап, Рәкыйп Ибраһимовның “Туган тел” шигырен бик сәнгатьле итеп сөйләп бирде. Мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, форсаттан файдаланып, үзәктә үткәрелгән чараларда катнашырга чакырып, диктантны “5”ле билгесенә язуларын теләде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина диктант язу кагыйдәләре белән таныштырып: “Эшләрне тикшергәннән соң, нәтиҗәләрне “Вконтакте” челтәрендә “Себер йолдызлары” төркемендә бастырачакбыз. Шуның өчен дәфтәр битендә язылган шәхси номерны исегездә саклагыз, шул номер аркылы диктантны нинди билгегә язганыгызны карый алачаксыз”, – дип аңлатты. Аннары төп эшкә керешеп филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина: “Диктант текстын, гадәттә, Казан университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татр филологлары сайлап ала. Кызганычка каршы, быел текст вакытында килеп җитмәү сәбәпле, без киңәшеп, якташыбыз, күренекле язучыбыз Якуб ага Зәнкиевнең 105 яшь тулу уңаеннан, аның “Сүзге” дигән әсәреннән өзек әзерләдек. Текст 221 сүздән, 6 абзацтан тора”, – дип, текстны укып ишеттерде.
Диктантны язып, тапшырганнан соң бер төркем утырган яшьләр янына барып, якыннан таныштык. Алар Төмән производство һәм социаль технологияләр колледжыннан килгәннәр. Инглиз тел укытучылары Наилә Хәбибуллина белән Римма Сәфәрова студентлары белән быел 3 мәртәбә катнашалар икән. Бу юлы алар 6 студент белән килгәннәр. Наилә Наил кызы Вагай районы, Сөләйман авылында туып-үскән, шуңа туган телдә яхшы сөйләшә. Римма Шамил кызы шәһәрдә үссә дә, милләт җанлы булып тәрбияләнгән.
Сәмига Шарикина Шыкча авылыннан килгән. Ул диктант язучыларны “Мин балама бәхет теләдем” дигән шигырьне укып, үзенә сокландырды. Ул: “Мин акциядә 4 тапкыр катнашам. Беренчедә диктантны “3”ле билгесенә язган булсам, икенчедә – “4”кә, ә 2021 нче елда “5”ле билгесенә яздым. Татар телен белмәү оят безгә. Чөнки безне татар теленнән Рәсимә апа Абдуллина, Нурбанәт апа Гыйльманова укыттылар. Балаларым туган телдә сөйләшәләр. 7 оныгым бар, алар русча сөйләшсәләр, аңламаган булып кыланам, әкренләп шулай өйрәнәләр. Бер оныгым татар теле буенча өлкә олимпиадасында 2 урын алып, Казанда лагерьда ял итеп кайтты”, – дип сөйләде. Биредә өлкәдә генә түгел, чит регионнарда билгеле булган “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) җыр ансамбле җырчысы Мансура Ибатуллинаны күрү үзе бер сөенеч булды. Мансура Атаулла кызы Вагай районының Янек авылыннан, туган ягының бай табигатенә мәдхия җырлап шигырьләр дә яза ул. “Икенче мәртәбә катнашуым. Татар телен 4 нче сыйныфка хәтле генә укысам да, Хәят апа белән Хәлит абый Зәйнуллиннар биргән белем гомерлек булды. Бу акция татарлар өчен бик кирәк. Аның турыда сөйләргә, язарга кирәк, халык белсен һәм киләсе елларда катнашучылар саны артыр да иде”, – дигән теләген белдерде.
Рәүфә КАНГАЗИНА