tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкәбезнең мәдәният йолдызы юбилее
Өлкәбезнең мәдәният йолдызы юбилее

Өлкәбезнең мәдәният йолдызы юбилее

Себер татарларының горурлыгы, гадилеге, киң күңеллелеге, ачык, булган, тырыш, эзләнүчән, актив, ярдәмчел булуы, һәркем белән уртак тел таба ала белүе белән аерылып торган укытучы, мәдәният хезмәткәре, гармунчы, биюче, җырчы, композитор, остаз Җәгъфәр Касыймовка 70 яшь тулды. Төмән татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре бик тә уңышлы бәйрәм әзерләгәннәр. Кичәне алып баручы Ринат Гарифуллинның да осталыгы сокландырды.Бәйрәмне туганы – өлкә мөселман дини оешмасы җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков башлады. Ул юбилярга Диния нәзарәтенең мактаулы күкрәк билгесен тапшырды.

Җәгъфәр Әбүзәр улы 46 ел хезмәт юлы үткән. Аның 26сы – олы йөрәкле укытучы вазифасында. 20 ел – мәдәният юлында. Аңа рәхмәтле укучылар чиксездер ул! Ә ул оештырган коллективлар санын исәпләргә бер кул бармаклары гына җитмидер… Ул укыткан мәктәпләр саны да шактый икән.

Җәгъфәр абый тормыш юлы белән үзе таныштырды. Ә экранда гомер агышларын тасвирлаган фоторәсемнәр бирелеп барды.

– Мин һәрвакыт горурланып әйтәм: картатам – себер татары, картинәм – үзбәк татары, әтием – Казан татары, әтиемнең әнисе – мишәр татары. Мин тарихчылар белән дә сөйләштем, үзем дә күп эзләндем. 9 буынга кадәр нәселемне беләм.

Авылыбызда сигез классны тәмамлаганнан соң, газетадан укып, музыка училищесына керергә киттем. Анда 4 ел балалайкада уйнарга өйрәнеп, армиягә хезмәт итәргә җибәрделәр.

Кайткач, консерваториягә керергә хыялым бар иде. Барыбызга да китәргә мөмкинлек булмады. Мин авылда калдым. Ялгыш кына 26 ел мәктәптә эшләп куйганмын. Ник ялгыш? Чөнки 25 елдан ялга чыгарга була икән. Шулай шаярту катнаш сөйләде ул. Мәктәпне кем генә җитәкләмәде. Ә менә Суфия апа Садыйкова килгәч, мәктәбебез гөрләп эшләп китте. Ул үзебезнең кадрларны укытып авылга кайтарды, егетләребезгә кияүгә бирергә тырышты. Бөтен укытучыларны “Мәгариф отличнигы” итте. Миңа “Атказанган укытучы” исемен бирергә сорап язылган кәгазьләр генә югарыга китеп югалды. Мин параллель рәвештә Шыкчада да эшләп өлгердем бер ел. Аннан 2,5 ел Вагай районының Казанлы урта мәктәбендә хезмәт иттем. Муллашта да 1 ел эшләдем әле.

Параллель рәвештә мәдәният юнәлешендә дә көч түктем. Аннары Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә чакырдылар. Ул вакыттагы директор Гөлшат Туйчикова, киләсеңме, диюгә, эш хакын да сорамыйча, киләм, дидем. Килеп кергәч, мондагы җимереклеккә, юклыкка карап исем китте. Бер урындык та юк. “Рәхәт мәктәбемнән, җылы җирдән монда килдеммени?” – дип аптырадым. Гөлшат Зиннәт кызы, булыр, диде.

Ул арада сүзне Гөлшат Касыймова дәвам итте. Үзәккә 22 ел булса, Касыймовлар гаиләсенә 21 ел булуын әйтеп үтте. 9 елдан Адилә кызлары туган. Юбилярның бала вакыттан яхшы тәрбия алуын, акыллы, сабыр, гади булуын, ә менә остаз буларак максатчан, таләпчәнлеген билгеләп үтте. “48 яшеннән бирле мәдәният өлкәсендә ул. Өлкәбездәге татарларның йөзек кашы! 70 яшенә кадәр яраткан эшен башкарудан туктаганы юк”, – диде.

Ә гомер аккан судай ага да ага ул! Җәгъфәр Әбүзәр улы да сүзен дәвам итте:

– Үзәк күтәрелде, белгечләр тупладык. Яхшы коллектив оешты.

Үзәктән соң Сазга киттек. Анда җитәкче Варис Туйчиков мәдәниятне күтәрүне сорады. Халыкара танылу алган “Саз” фольклор-этнографик төркеме оешты. 5 елдан соң Муллашка киттем. Анда егетләрне күтәрәсем килде. Алар риза булып, “Пышны” ансамбле эшли башлады. Әле индрәйлеләр дә чакырдылар. Анда да “Кәмәчыгыш” ансамблем бар.

“Пышны” коллективы ул арада кая гына бармады, нинди генә бәйгеләрдә катнашмады?! Хәтта Казанда корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да каршы алдылар. Аларны да өлкәбезнең данын лаеклы якларлык дәрәҗәгә җиткерде. Әлбәттә, тәбрикләүчеләр арасында Муллаш хакимияте башлыгы һәм дума җитәкчесе дә бар иде. Алар юбилярны ихластан котлап, “Пышны”лыларны тәбрикләп бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук Индрәй хакимияте җитәкчесе Лия Вәлишина да җылы теләкләрен җиткерде.

Өлкә Думасы депутаты Әхтәм Хәмитов, Төмән районының мәдәният ветераны Нәсимә Зыкова истәлекләргә тукталып, юбилярның иҗаты югары дәрәҗәгә җитеп, авторитеты күтәрелүен билгеләп, иҗат чишмәсенең корымыйча, гел яңа дулкыннар белән агып торуын теләделәр. Талымхан мәктәбендә татар музыкасын алып барганда ярдәм иткән доцент Рафаэль Гадиев җаны-тәне белән татар халкына хезмәт иткән дустына диндә дә үз юлын табарга дип ярдәмлекләр тапшырды. Туганнары Разия, Рауза апалары, Әнвәр энесе җиткергән сүзләр аеруча җылы кабул ителгәндер. Әле Әнвәр Касыймов рәхәтләндереп биеп тә алды. Барлык котлаучыларны санап тормыйм, ә алар барысы да чын күңелдән, ихластан әйтелгән сүзләр иде.

– Мин үзем бер дә олы түрәләр янына барып, аларны азапламадым да, сорамадым да. Эш барышында алар белән танышып, аралашып якын булып кала идек. Татарстанга чыгып киттек. Анда танылган шагыйрьләр, галимнәр белән сөйләштек. Фәнзилә Җәүһәрова “Түгәрәк уен”да танытып, бөтен ил белде. Фольклор коллективлары белән беренче урыннар яуладык. Бөтендөнья татар конгрессы медаль белән бүләкләде, әле быел гына Татарстан Республикасы президенты “Атказанган мәдәният эшлеклесе” исеменең медален күкрәгемә беркетте. Рәхмәт һәркемгә!

Инде мине – авыл баласын Казаным үзенә чакырып ала да, себер татарларының төйдереп биюләрен өйрәтүемне сорый. Бервакыт Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә дәресләр биргән идем, быел башка проектка чакырдылар. Хыялы Казанда уку булган балага горурлык, мәртәбә түгелме бу!

Алып баручы Җәгъфәр Әбүзәр улының укыту, мәдәни өлкәдәге уңышларыннан тыш, оста балыкчы булуын да әйтә башлауга, юбиляр: “Бөтен эшне дә беләм”, – диде. Талымханда эшләгәндә мәктәптән кайтып, ау куярга төшеп китүен, иртән иртүк торып, булган балыкны җыеп, Каскарага сатарга биреп җибәрүен сөйләде. 70әр үрдәк үстерүен, 40ар сарык асравын әйтеп тә гаҗәпләндерде.

Тормыш сукмагы буйлап барганда, рәхәтләнеп җыр-моң тыңлап, биючеләргә гаҗәпләнеп кичәнең үтүен дә сизми калганбыз.

Бу дуслык, туганлык бәйрәме булды. Әллә нинди югары дәрәҗәдәге түрәләр дә, күп санлы оешмалар вәкилләре дә булмады анда. Бары тик йолдызыбызны хөрмәт иткән тамашачылар, чын дуслар, туганнар гына җыелган иде. Һәм шуңа да котлаулар да, истәлекләр дә бернинди авырлыксыз җиңел кабул ителде. Алар чын күңелдән әйтелделәр, ихлас теләкләр яңгырады. Үзәкнең иң шәп коллективлары башкаруында җырлар тыңладык, биюләр башкарылды. Ислам Сафин җитәкчелегендәге гармунчы дуслары матур көйләре белән күңелне иркәләделәр.

Кичәнең төп бизәүче коллективы, әлбәттә, юбиляр җитәкчелегендә 10 ел элек оешкан «Пышны» фольклор төркеме булды. Муллаш авылының өлкәннәре рәхәтләнеп җырлыйлар, ирләре тыпырдатып бииләр. Афәрин! “Искитәрлек ансамбль бу! Алар исәпләшеп тормый, – диде җитәкчеләре. – Машиналарга төяләләр дә, төрле авыл-шәһәрләргә чыгып китәләр. Киемне дә үзләре тегәләр, я акча җыелышалар да тектерәләр. Бик булган, тырыш халык яши Муллашта! Әле нинди генә бәйрәм булмасын, кунакларны тәмле итеп сыйлап та кайтаралар”.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*