tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды
Чаллыда Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллыда Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

Чарада шәһәр җитәкчеләре, шагыйрьнең каләмдәшләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, якташлары, шигърият сөючеләр катнашты. Кунаклар иң элек театр фойесында Үзәк китапханә тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты.

Әдәби музыкаль кичә барышында тамашачы язучның тормыш сәхифәләре белән танышты, шагыйрьнең балачак елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормыш юлы, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеге күз алдыннан кичерелде.

Юбилярны гомер бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов котлады һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, мәртәбәле язучылар һәм кунаклар җиткерде.

Кичәдә шагыйрьнең күп кенә шигырьләре яңгырады. Разил Вәлиев үзе дә тамашачыга шигырьләр укыды. Сәхнәне үзләренең матур җырлары белән Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Идрис Кәлимуллин һәм шигъри композиция белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары бизәде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*