tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының гала-концерты узды
Башкортстанда “Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының гала-концерты узды

Башкортстанда “Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының гала-концерты узды

1 декабрь көнне Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә легендар шәхесләребез Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының гала-концерты узды. 9 ел дәвамында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылып килгән бу чара Башкортстан үзешчәннәрен генә түгел, ә хәзер инде күрше төбәкләрдән, башка илләрдән да музыка уен коралларында уйнаучыларны һәм җырчыларны берләштерә.
“Ике аккош”ның гала-концерты барышында  Уфа  Нур” татар дәүләт театры артистлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Дамира Сәетовага – Башкортстанның халык артисты, ә Эльмир Газизуллинга Башкортстанның атказанган артисты исемнәре бирелде. Шулай ук бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Башкортстанның Федоровка районыннан булган җырчы Айдар Габдинов та Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Аларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер- министры урынбасары Ирек Сәгыйтов бүләкләде.

Чараны күп еллар дәвамында оештыручы, проектны үстерүгә күп көч салучы Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Шура рәисе Римма Үтәшева Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның рәхмәт хатын һәм тәбрикләү сүзләрен укып, тамашачыга җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин чараны оештыручыларны, катнашучыларны, җыелган кунакларны Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләде һәм Мәчетле районы “Зөбәрҗәт” татар халык ансамбленә,  Ярмәкәй районы “Ярмәкәй егетләре”,  Дүртөйле районы “Илһам” гармунчылар ансамбльләренә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тальян гармун алу өчен сертификат бүләк итте. Гармуннар осталар тарафыннан бүгенге көндә эшләнә башланып, 2023 елның февраль аена коллективлар кулына тапшырылачак.

“Ике аккош” гала-концерты быел да тамашачыларны  битараф калдырмады. Елдан ел көчәеп, үсеп килгән фестивальгә алдагы елларда да уңышлар теләп калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*