tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәҗәрә – Моя родословная” Бөтенроссия фестиваль- бәйгенең финал өлеше булып үтте
“Шәҗәрә – Моя родословная” Бөтенроссия фестиваль- бәйгенең финал өлеше булып үтте

“Шәҗәрә – Моя родословная” Бөтенроссия фестиваль- бәйгенең финал өлеше булып үтте

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә икенче ел рәттән үткәрелеп килә. Аның беренчесе – узган ел Кукмара районында уздырылган иде.

Быел исә әлеге бәйгедә катнашу өчен, Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән, барлыгы 150 гариза кабул ителгән. Шуның 37 се иң яхшылары дип сайланган һәм финалга узган. Финалистларның унысы (нигезләмә буенча) җиңүче дип табылган. Сигез катнашучы  жюриның махсус бүләгенә лаек булды.

Фестиваль – бәйгедә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф, мәдәният һәм мәгариф комитетлары референты Ләйсән Исхакова,  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов сәламләде. Чыгышлардан аңлашылганча,  Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә үткәрелүче фестиваль – бәйгедә республикабызның Лаеш, Теләче, Кукмара, Әтнә, Кайбыч районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук Томск, Кемерово, Омск, Ставрополь, Курган өлкәләреннән гаризалар кабул ителгән.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Казfн егетләре” төркеме,  җырчылар –  республикабызның халык артисты Рөстәм Закиров белән ТМТВ телеканалы премиясе лауреаты Люция Мусина, танылган баянчы Динар Бәдретдинов һәм районыбыз үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.

tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*