tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗи китабын тәкъдим итү кичәсе була
Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗи китабын тәкъдим итү кичәсе була

Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗи китабын тәкъдим итү кичәсе була

Тукай клубында фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗиның «Зоя Космодемьянская» китабын тәкъдим итү кичәсе була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күренекле татар шагыйре, фронтовик, тумышы белән Апас районының Карамасар авылыннан булган Гали Хуҗиның тууына 110 ел тулды.

Әлеге вакыйга уңаеннан Мәскәү шагыйре Борис Лукин аның 1943 елда язылган «Зоя Космодемьянская» поэмасын тәрҗемә итте һәм Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарды. 5 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе була, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*