tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бала тәрбияләү – зур хезмәт
Бала тәрбияләү – зур хезмәт

Бала тәрбияләү – зур хезмәт

30 ноябрь көнне өлкә үзәгендә, Түбән Новгород ярминкәсенең Герблар залын­да губернатор урынбасары Андрей Гнеу­шев 30дан артык әнине бәйрәм уңаеннан бүләкләде.

Алар арасында өч милләттәшебез дә бар иде – Кызыл Октябрь округы Семочки авы­лыннан Алсу Хәсәнова һәм Пильна окру­гы Сафаҗай авылыннан Гөлсем Алимова губернаторның Рәхмәт хатларына лаек булдылар, ә Спас округы Татар Моклокасы авылында яшәүче Гализә Кукаевага өченче дәрәҗә күп балалы әни Дипломы тапшырыл­ды. Бу ханымнар өчесе дә күп балалы – Алсу җиде, Гөлсем биш, Гализә өч бала әнисе.

Әлбәттә, балага дөрес тәрбия бирү җиңел эш түгел, моны өлкә губернаторы Глеб Никитин да үзенең бәйрәм котла­вында билгеләп үткән иде. “Балаларны тәрбияләү тәүлек буе хезмәт итүне таләп итә. Сабый үскәнче күпме борчылу һәм дулкынлану кичерергә туры килүен сез генә беләсез. Беренче адымнардан ди­плом алуга, беренче рәсемнән һөнәри уңышларга кадәр – үсешнең һәр этабында аңа сезнең ярдәмегез һәм игътибарыгыз мөһим. Баланың яратучы һәм аңлаучы әнисе булу – зур бәхет”, – дип язган иде ул.

Без шушы югары дәрәҗәле бүләкләргә ия булган әниләрне чын күңелдән котлыйбыз, аларның һәрбересе моңа, һичшиксез лаек.

 Наилә ЖИҺАНШИНА

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*