Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан алып “Татарча диктант” акциясен уздыра. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.
2018 елда акцияне үткәрү 27 октябрьга планлаштырылган.