tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филармония бакчасында Хәмдүнә Тимергалиева чыршысы барлыкка килде
Филармония бакчасында Хәмдүнә Тимергалиева чыршысы барлыкка килде

Филармония бакчасында Хәмдүнә Тимергалиева чыршысы барлыкка килде

Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясе бакчасында Татарстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән чыршы агачы утыртылды. Шулай итеп Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова агачлары янында Хәмдүнә Тимергалиева чыршысы барлыкка килде.

Филармония бакчасында танылган шәхесләр исеменнән агач утырту традициясе дәвам итә. Үсентеләрне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт иткән кешеләр исеменнән утырталар.

Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов ачып җибәрде. Ул быел бер агач кына утыртуны Хәмдүнә Тимергалиеваның шундый бердәнбер җырчы булуы белән бәйләде. “Хәмдүнә Тимергалиева узган гасырның 70нче елларында татар халкына үзенең моңы, җыры,” Хәмдүнәлеге” белән килеп керде. Ул әле һаман да үз тавышы белән зур сәхнәләрдән төшмичә җырлап йөри. Быел легендар җырчы 70 яшьлек юбилеен да билгеләп үтә”, – диде ул.

“Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда Хәмдүнә Тимергалиева үз исеменнән агач утыртылу белән горурлануын әйтте. “Минем хөрмәтемә шушы яшемдә агач утыртырлар дигән фикер уема кергәне дә юк иде. Бакчамда агачлар бик күп утырттым. Әле быел Фердинанд Сәлахов кызыл шомырт алып килгән, аны утыртасы бар”, – диде җырчы.

Танылган җырчы гомере буе агачларны үзе утыртуын әйтте. “Дөресен әйтергә кирәк, ялгызрак булдым, ләкин мин аның өчен үкенмим. Мин шәхси тормышымда ялгыз булдым, ә тормышта бер дә ялгыз түгел. Сәхнәгә чыксам, тамашачылар мине басып каршы ала. Ирләрдән янымда энекәшем Илһам Шәриф бар. Аллага шөкер, олыгайган көнемдә миңа бөтен яхшылыклар килә дип уйлыйм”, – дип сөйләде ул.

Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән нәкъ менә чыршы агачы утырту сәбәбен Айдар Фәйзрахманов әйтте. “Чыршы һәрвакытта да яшел, ул аның яшәү халәтен күрсәтә. Артист тормышы да шулай. Җырчының ял көне дә булмый, ул һәрвакыт иҗади халәттә яши, нәкъ менә шушы чыршы шикелле. Чыршы һәрвакытта да бәйрәм китерә, ул бит Яңа ел символы, артист халкы да нәкъ шулай. Бигрәк тә, Хәмдүнә Тимергалиева сәхнәгә чыкса, тамашачы өчен зур бәйрәм инде”, – диде ул.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*