tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча гына төшерәбез, ятсын киштәдә, дип кенә булмый”: Татарстан кинематографиясендә татар теле ни өчен соңгы урында?
“Татарча гына төшерәбез, ятсын киштәдә, дип кенә булмый”: Татарстан кинематографиясендә татар теле ни өчен соңгы урында?

“Татарча гына төшерәбез, ятсын киштәдә, дип кенә булмый”: Татарстан кинематографиясендә татар теле ни өчен соңгы урында?

Шушы арада гына ике Татарстан кинематографы үз фильмын татарчага тәрҗемә итәргә теләмәвен әйтте. Гәрчә әлеге фильмнар республика субсидиясенә төшерелсә дә… Ә субсидиягә фильм төшергәндә татар, рус телләре шарт итеп куелса да…
Бер-берсенә бәйле булмаган ике презентациядә бер үк фикер ике тапкыр яңгыраган икән, өченчесе, дүртенчесе дә булырга мөмкин. “Татар-информ” Татарстанда төшерелгән фильмнарга бәйле вазгыятьне күзәтә.
1. “Мир” кинотеатрында ачылган “Фестиваль” кинокафесы утырышында Әмир Галиәскаровның “Волчий яр” кыска метражлы нәфис фильмы күрсәтелде. Бу премьера түгел, бары тик журналистларга һәм кино дөньясына якын торганнарга гына премьера алдыннан күрсәтелү иде. Продюсер Марат Әхмәтшин фильмның татар теленә тәрҗемә ителмәячәген әйтте. Чөнки, аның фикеренчә, биредә күтәрелгән тема татарларга хас була алмый. Фильмда төп күренеш – дошманын авыр хәлдә юлда калдырып китү. Димәк, татарга хас түгел дип уйлый икән, Марат Әхмәтшин татар кешесе бу күренешне башына да китерә алмый дип саный булып чыга.

2. Камал театрының Кече залында Салават Юзеевның “Шиһаб хәзрәт” документаль фильмы күрсәтелде. Фильм «Инновация» студиясендә төшерелгән. Бюджеты – 500 мең сум. Продюсер Марина Галицкая әйтүенчә, әлеге сумма документаль фильм төшерү өчен бик аз акча. Бу акчага тулы версиядә ике телдә фильм эшләп булмый. Алар бу темага үзләре өчен якын һәм кызыклы булганга гына алынганнар. “Фильмда катнашучыларга ниндидер телдә сөйләү буенча чикләр куелмады. Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов та, философия фәннәре докторы Айдар Юзеев та, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев та үзләре рус телендә сөйләделәр”, – диде ул. Марина Галицкая фикеренчә, фильмда татарча җырлар яңгырый һәм исеме татарча. Шунлыктан ул кинокартина “субсидиягә төшерелгән фильмнар ике телдә булырга тиеш” дигән шартка каршы килми дип саный. Таләп ителгән очракта татарча субтитрлар куячакларын әйтә.

Миләүшә Айтуганова “күзләрне ача”: “Татарча фильм белән Россия прокатына кереп булмый. Бу бизнес”

“Татаркино” оешмасы җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова: “Безгә фильмны татар теленә дә, инглиз теленә дә тәрҗемә итәргә кирәк. Барысы да нинди аудиториягә йөз тотуыбыздан тора. Фильмнарыбызны бөтен дөнья татарларына җиткерәсебез килә икән, алар инглиз һәм татар телендә булырга тиеш – Финляндия, Америка, Австралия татарлары ингизчә һәм татарча аңлый. Россиядә генә күрсәтмәкче булсак – рус телендә була инде. Шәхсән мин фильмнарны бөтен дөнья татарларына күрсәтәсем килә. Мин ике, хәтта өч теллелек яклы – беренче татарча, аннары русча, аннары инглизчә.
Безнең авторлар Россия прокатына чыгарга теләсәләр, анда татар теле белән кереп булмый. Милли киноны Россиядә күрсәтү өчен русча төшерергә кирәк. Ни кызганыч – татар телендәге фильмнар Татарстан авылларында һәм чит өлкәләрдә яшәгән татарларга гына кирәк. Оренбургта, Саратовта һәм башкаларда яшәүче татарлар без алып килгәч, рәхәтләнеп татарча фильм карыйлар.
Без “Мулла”ны күрсәтү өчен “Каро прокат”ка шалтыраттык. “Нинди телдә?” диләр, “Татар телендә, субтитрлар бар”, дибез. “Юк, алмыйбыз. Без 200 миллион җыем була алган очракта гына алабыз”, диләр. Әлбәттә, без берничек тә андый җыем ясый алмыйбыз – ул кадәр татар телле милләттәшләребез дә юк.
Безнең режиссерларга Россия прокатына чыгу өчен сайларга туры килә – русча төшерсәң, кереп була. Бу – бизнес. Хәзер якутлар да русча төшерә башладылар. Башта саха телендә төшерделәр-төшерделәр дә, хәзер аңладылар – Якутиядән башка беркайда да чыгып булмый икән. “Убийца” фильмын русча төшерделәр – дөрес, ул да прокатта бара алмады – 4 миллион сум гына җыйганнар. “Айка” казах фильмының прокатта ничек баруын карарбыз – мартта Россия прокатына чыга. Ул рус телендә”.

Татарстан режиссеры һәм продюсеры Алексей Барыкин “Водяная” фильмы белән Россия прокатына чыгачак

Режиссер Алексей Барыкин: “Безнең фильмның өчтән бере татарча – русчага тәрҗемә ителгән. Әмма русча тавыш татарчасы ишетелерлек итеп калдырылды. Без махсус шулай эшләдек – татарча тыңларга теләгәннәр татарча тыңласын. Әлегә татарча тулы тәрҗемә юк, чөнки без Россия дистрибьюторы аша бөтен Россиягә чыгарабыз. Соңрак татарчага чиста тәрҗемә ясарбыз дигән уйларыбыз бар. Бәлки, татарча эшләп телеканаллар аша күрсәтербез. Әмма әлегә телевидение мәсьәләсендә төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Ә Россиядән читкә чыгару өчен инглиз телендәге тәрҗемәбез бар. Инглиз телендәге версиябезгә хокукларны Кытай, Һиндстан һәм Вьетнам сатып ала”.

Режиссер Илшат Рәхимбай ике телдә төшерә һәм хәйләләп булса да тамашачыга килеп җитәргә хыяллана

Режиссер Илшат Рәхимбай: “Без төшерергә хыялланган “Алмачуар” фильмында татар авылы турында сүз бара. Татар авылы кешеләренең русча сөйләшүе мөмкин түгел – мин аны татарча төшерәм. Әмма безнең Мәскәүдән кайткан героебыз була. Шуңа да фильмның яртысыннан азрак өлеше рус телендә була. Кадр артыннан тәрҗемә ясарбыз дип уйлыйм. “Татарча, субтитр бар” дию икеләнү тудырырга мөмкин. Фильмның төп аудиториясе төрки халыклар дип күзаллыйм. Ат тематикасы булгач, шушы тематикага якын казах, кыргыз халыкларына прокат системасын көйләү турында уйланам. Бәлки, копродукт итеп эшләп булыр. Һәрхәлдә ул Татарстанда гына үз-үзен аклый алмас. Тамашачыга җиткерергә телибез икән, компромисска килергә кирәк булачак. “Татарча гына төшерәбез, ятсын киштәдә”, дип кенә дә булмый. Ничектер хәйләләп булса да, тамашачыга килеп җитәргә кирәк.

Кыскасы, кинематографистлар аптырашта: “Кыз да булсын, буаз да булсын” өчен нишләргә?

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамил Гали

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*