Свердлау өлкәсе Красноуфимск шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Турнирга илнең 15 төбәгеннән 124 спортчы катнашты.
15-16 яшьтәгеләр арасында рәсми булмаган команда ярышында беренче урынны Татарстан яулады. Башкортстан көрәшчеләре – икенче, Ырынбурлылар – өченче. Татарстан көрәшчеләре: Вәлиуллин Эльмир (45 кг), Гафуров Радик (50кг), Хәкимханов Илмир (55кг), Фәләхов Ислам (60 кг), Мулләхмәтов Илнар (65 кг), Зарипов Фаяз (75 кг), Зинченко Денис (80кг), Демидов Вадим (+80кг) 9 уйналган алтын бүләкнең 8 ен яулап алдылар. Бер алтын медаль Ырынбурдан Айрат Сәмигуллин (70кг) бәхетенә тиде.
17-18 яшьтәгеләр арасында рәсми булмаган команда ярышында беренчелек Башкортстан спортчыларында булды. Икенче урында – Татарстан, өченчедә – Киров өлкәсе. Алтын яулаган Башкортстан көрәшчеләре: Мөхтәсимов Булат (55кг), Калеев Динар (75 кг), Бәширов Рәсүл (80кг), Кашапов Илдар(85кг). Татарстаннан җиңүчеләр өчәү: Гадершин Булат(65 кг), Мәхмүтов Эрик (70кг), Дәүләтшин Ринат (+90кг). Калган алтынны Мари иленнән- Иванов Арслан (90кг), һәм Киров өлкәсеннән Әхмәтханов Илдан (60кг) алып киттеләр.