Бу җәйдән Android системалы смартфон хуҗалары кесә телефоннарына бушлай татарча-русча һәм русча-татарча TatDict сүзлеген күчертеп алу мөмкинлеген алдылар.
Ясалышы дизайн ягыннан да, эшләве ягыннан да уңайлы. Сүзлектә 60 мең сүз тупланган. Мисаллар да китерелүе сүзлекнең дәрәҗәсен бермә-бер арттыра. Реклама булмавы да куандыра. Элегрәк куйган сүзлегем бу ягы белән ачуны шактый китерә.
Татар телен өйрәнегә теләүчеләр һәм, гомумәк кызыксынучылар бу кушымтаны google play дан күчертә ала.
TatDict сүзлеген aim studio Татарстан Фәннәр академиясенең «Прикладная семиотика» фәнни-тикшеренү институты һәм “Сәләт” ярдәмендә эшләгән.
Башка кесә җайланмаларында эшләвенә килгәндә, Windows phone га күчертеп алуда кыенлыклар туарга мөмкин, ә iPhone да сүзлек әлегә эшләми дип хәбәр итә боларны тикшереп караган e-kazan.ru сайты.