Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарча-русча сүзлек кесәдә!
Татарча-русча сүзлек кесәдә!

Татарча-русча сүзлек кесәдә!

Бу җәйдән Android системалы смартфон хуҗалары кесә телефоннарына бушлай татарча-русча һәм русча-татарча TatDict сүзлеген күчертеп алу мөмкинлеген алдылар.

Ясалышы дизайн ягыннан да, эшләве ягыннан да уңайлы. Сүзлектә 60 мең сүз тупланган. Мисаллар да китерелүе сүзлекнең дәрәҗәсен бермә-бер арттыра. Реклама булмавы да куандыра. Элегрәк куйган сүзлегем бу ягы белән ачуны шактый китерә.

Татар телен өйрәнегә теләүчеләр һәм, гомумәк кызыксынучылар бу кушымтаны google play дан күчертә ала.

TatDict сүзлеген aim studio Татарстан Фәннәр академиясенең «Прикладная семиотика» фәнни-тикшеренү институты һәм “Сәләт” ярдәмендә эшләгән.

Башка кесә җайланмаларында эшләвенә килгәндә, Windows phone га күчертеп алуда кыенлыклар туарга мөмкин, ә iPhone да сүзлек әлегә эшләми дип хәбәр итә боларны тикшереп караган e-kazan.ru сайты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*