Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының гыйнвар саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз 2021 елда узган тәүге Милли Шура утырышының төп нәтиҗәләре; Бурятия Республикасында яшәп ятучы милләттәшләребез; рәссам-акварелист, гарәп каллиграфиясе остасы Җәмил Әхмәтгалиев; Рязань өлкәсенең Әҗе авылыннан чыккан Бурнашевлар нәселе турында һәм башка кызыклы язмалар белән таныша ала.
Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады. Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.