tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти БИА ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты
Мөфти БИА ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты

Мөфти БИА ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты

Кичә нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты. Яңа вазифага керешеп эшли башлаган җитәкче тәүге тапкыр нәзарәттә булып, бик теләп дини оешманың эш юнәлешләре, проектлары, агымдагы елга планнары белән танышты. Ул беренче чиратта Камил хәзрәтнең ризалыгы белән мөфтиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе, ислам докторы Рамил хәзрәт Гыйззәтуллинны БИАга дәресләр алып барырга чакырды, аның туплаган зур эш тәҗрибәләрен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алга таба сүз нәзарәт белән академия арасында хезмәттәшлекне көчәйтү, академиягә тирән белемле кадрлар җәлеп итү хакында алып барылды.

“Академиянең эшчәнлегендә Татарстан Диния нәзарәтенең роле гаять дәрәҗәдә зур. Ул аны оештыручыларның берсе һәм ул академиядә төп, мөһим карарларны кабул итүдә катнаша. Ел саен без төрле юнәлештәге курслар оештырып киләбез. Дин әһелләре һәм дини мәгариф өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләрне әлеге курсларга сездән башка кызыксындыру, әһәмиятен аңлатып, академиягә җәлеп итү мөмкин булмас иде”, – дип мөрәҗәгать итте Айнур Әхәт улы Татарстан мөфтиенә.

Камил хәзрәт, тирән ихтирам һәм ышаныч белдерелүгә җавап итеп, үзенең дә кайбер тәкъдимнәре белән бүлеште. Алар аерым алганда академиянең Казанда эшчәнлеген оештыру, “Хозур ТВ”ның махсус студиясен булдыруга, фәнни хезмәтләр бастыруга, уку-укыту процессында заманча технологияләрне куллануга кагыла. Ректор вазифаларын башкаручы аларны хуплады һәм үзе дә Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы уңаеннан нәзарәт белән берлектә фәнни хезмәтләр, тарихи китаплар нәшер итү буенча планнары белән уртаклашты. Мөфти хәзрәт аны “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе фонды һәм үзенең шәхси коллекциясендә сакланучы борынгы китаплар һәм кулъязмалар белән таныштырды. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт кунакка “Хозур” нәшриятында басылган китапларны тапшырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*