tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда моңлы татар мәдәнияте көннәре
Тубылда моңлы татар мәдәнияте көннәре

Тубылда моңлы татар мәдәнияте көннәре

Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре район хакимиятенең матди ярдәме белән чыккан “Сибирская сокровишница” китабын тәкъдим итү белән ачылды. Себер татарларының фольклоры һәм халык белемнәре турындагы басма район хакимиятенең грант ярдәме белән дөнья күрә.

Прииртышский авыл клубында “Тубыл район мәдәният үзәге” җитәкчесе Римма Бизина ярдәмендә оештырылган чарада район хакимият башлыгы Леонид Митрюшкин, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских, «Корпорация позитив» җирле мәдәни ял итү эшчәнлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Алена Сәлимова да катнашалар. Яшь буын өчен кирәкле һәм мөһим китап авторы Земфира Шәриповага, редакция коллективына уңышлар телиләр. Оештыручылар татар мәдәнияте көннәрендә татар халкының халык авыз иҗатына, буыннан-буынга күчеп килгән, халык арасында киң таралган гореф-гадәтләренә, халкыбызның яраткан татар җырларына әһәмият бирергә, игътибарны көчәйтергә тырышалар.

Прииртышский авыл клубында “Яңа туган баланы явыз рухлардан саклау. Икеләтә исем кушу традициясе” күренешен сәхнәләштереп күрсәтәләр. Рольләрне үзәк артистлары оста уйныйлар. Мулла ролен Тубыл мәчетеннән килгән хәзрәт Октябрист Мәҗитов башкара. Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре сәхнәләштергән күренешләрдә катнашып, халык авыз иҗатын, мәдәниятен яхшы белгәннәрен күрсәтәләр. Зөфәр Янгулов, Земфира Шәрипова, Гөлнара Янишева, Алена Малюженцева, Светлана Ишимцева, Елизавета Оборина, Альбина Хәбибуллина һ.б артистлар үзләренә генә хас булган рольләрне башкару осталыклары белән тамашачының мәхәббәтен яулыйлар.

Татар мәдәнияте көннәрендә җырларга да күп игътибар бирелә. Җырларны–халыкның җаны дип әйтәләр. Шуңа күрәдер, авылларда тамашачылар яраткан җырчыларын көтеп алалар. Күп еллар татар мәдәниятебезне саклауга һәм аның үсешенә зур өлеш керткән танылган җырчылар Зөфәр Янгулов, мәдәни чараларны оештыручы, җырчы Дилия Ишимцева башкарган җырларны, биюләрне Ләчек, Күкрәнде, Янгутум, Тәпкен, Тәпкенбаш, Вәрмәхле, Ләңче, Вәчир, Алга, Ирек авылларында тамашачылар алкышлар белән каршылыйлар. Төрле милли бизәкләргә бай булган татар мәдәнияте көннәрендә халкыбызның киң таралган, иң яраткан иҗат җимешләрен, татар җырларын, биюләрен, халык авыз иҗатын тамашачыларына җиткергән район мәдәният үзәге артистлары мәдәниятебезгә, традицияләребезгә тагын кызыксыну һәм хөрмәт уятты.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*