18 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Комсомольск-на-Амуре шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды.
Мәчет җирле хакимият органнары ярдәме белән 2014 елда төзелгән. Ул бер үк вакытта 1200-дән артык кешене сыйдыра ала.
Бүген мәчет зур иҗтимагый эш алып бара. Биредә үткәрелә торган чаралар мөселманнарның гореф-гадәтләре һәм тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә.