tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узды
Казанда «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узды

Казанда «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерты узды

Бүген Казан шәһәрендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концерт узды. Концертның сценарий авторлары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков, сценарист, алып баручы Сөмбелә Вәлиәхмәтова, режиссеры – Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Радик Бариев.

Җиңүчеләрне һәм кунакларны, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе, – дип билгеләп үтте ул, – Халкыбызның бөек шәхесе, каһарман -шагыйрь Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын, мирасын яшь буынга таныту максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Хөкүмәте тарафыннан өзлексез эшчәнлек алып барыла.

Шулай ук, Данис Шакиров 2022 елда Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендә Муса Җәлилгә бюст куелачагын әйтеп узды.

Концертта мәртәбәле кунак буларак Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым катнашты.

2021 елның 15 нче октябреннән IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Бәйгенең беренче этабы Татарстан Республикасы районнарында, Россия Федерациясе 38 регионында һәм 7 чит илдәге татар иҗтимагый оешмаларында 2021 елның 10 ноябренә кадәр уздырылды. Барлыгы 42 меңнән артык эш каралды.

Икенче (зона) этабы Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәре зоналарында узды.
Россия төбәкләрендәге зоналар: Мәскәү, Чиләбе, Оренбург, Башкортостан, Ульяновск, Киров, Свердлау, Иваново, Томск регионнары зонасы.

IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Болгария, Литва, Үзбәкстан, Әзербайҗан илләреннән милләттәшләребез катнашты.
Быелгы номинацияләр исемлегенә үзгәрешләр кертелде. Алдагы елдагы тәҗрибәгә анализ ясаганнан соң, профессионалларны аерым номинациядә билгеләп үтәргә кирәк дигән карар кабул ителде. Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына кызыксынуны тагын да арттыру өчен, аңа багышланган музей-экспозицияләрне дә игътибардан читтә калдырмаска булдык. Финалга «Профессионаллар» номинациясе буенча 11, «М.Җәлилгә багышланган музей-экспозиция» номинациясенә 17 катнашучы узды.

Шулай ук Җәлилнең әсәрләрен төрле халык телләренә тәрҗемә итү максатыннан махсус номинация булдырылды. Барлыгы казах, чуваш, гарәп, болгар, инглиз, үзбәк, испан телләренә тәрҗемә ителгән 8 эш кабул ителде. Финалга барлыгы 756 катнашучы узды.

Агымдагы елның 19-21 гыйнвар көннәрендә жюри бәйгенең 135 җиңүчесен билгеләде.
Бәйгенең һәр этабында жюри әгъзалары язучылар, шагыйрьләр, актерлар, режиссерлар, музей хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре арасыннан сайланды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*